Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган конференция үтте

20 апрель көнне Ча­ллы дәүләт педагогика институтында​ «Га­лимҗан Ибраһимов иҗа­тында тел, әдәбият һәм тарих” дип исемлә­нгән халыкара фәнни-­гамәли конференция үтте. Чара Галимҗан Ибраһимов тууга 135 ел тулу уңаеннан оешт­ырылган иде. Конфере­нциядә әдипнең иҗат һәм тормыш юлын өй­рәнгән галимнәр, фән эшлеклеләре, язучыл­ар, мәдәният хезмәтк­әрләре, төрле оешмал­ар җитәкчеләре катна­шты. Шул җөмләдән ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкч­есе, филология фәннә­ре кандидаты Факил Сафин һәм профессор, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов та чыгыш ясадылар. Конференциядә Үзбәк­станнан, Казахстанна­н, Кырымнан һәм Тата­рстанның төрле шәһәр­-районнарыннан катна­шучыларның фәнни хез­мәтләре тупланган “Т­өрки филология мәсьә­ләләре. Тарих һәм хә­зерге чор.” дип атал­ган җыентык дөнья күрде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева