Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Буада Ренат Харис исемендәге XI республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәптә Ренат Харис исемендәге «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» дигән XI республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Гаилә елы уңаеннан “Сәнгатьне күрү “музеенда Лилия ханым һәм Ренат Харисовлар гаиләсенә багышланган тирән эчтәлекле күргәзмә эшләде.

Бу тантаналы укуларга Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Буа якташлык оешмасы җитәкчесе Ирек Мөнир улы Закиров белән кайтты. Фәнни укуларда язучылар Галимҗан Гыйльманов, Гөлнур Айзат, Йолдыз Шәрәпова, Сембер каласыннан И.Н.Ульянов исемендәге Ульян дәүләт педагогика университеты профессоры М.И.Лукьянова, Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлеге җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов, Буа “Ак калфак” оешмасы вәкилләре катнашты.

Кунаклар “Карга боткасы” бәйрәмен карап, боткадан да авыз иттеләр. Конференциядә 7юнәлештә Татарстан Республикасы районнарыннан 170 укучы көч сынашты.

Алар Ренат Харис шигырьләрен татар, рус, чуваш, азәрбайҗан, инглиз, төрек, немец, француз телләрендә сөйләделәр, Ренат Мәгъсум улы шигырьләренә иҗат ителгән җырларны төрле музыка уен коралларында башкардылар, шагыйрь иҗаты буенча иншалар, иллюстрацияләр юнәлешендә ярыштылар, Р.Харисны дәүләт эшлеклесе буларак эзләнү эшләрендә күрсәттеләр, иҗатында музыка һәм рәсем сәнгатенең ролен бәяләделәр.

Ренат Харис Буа төбәгенең 3 талантлы укучысына 2005 нче елдан бирле бирелеп килүче үз исемендәге премияне тапшырды.Төрле секцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучылар ТР Язучылар берлегенең җиңүче һәм лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр