Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Буада Ренат Харис исемендәге IX республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте

Буа шәһәренең академик Р.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис исемендәге “Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” дигән IX республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Конференция үз эшен “Ренат Харис эшчәнлеге виртуаль дөньяда”, “Ренат Харис иҗатында көчлелек символы буларак Ат образы”, “Ренат Харис шигырьләрен төрле телләрендә сәнгатьле уку” дигән секцияләрдә алып барды.

Конференция кысасында шулай ук Буа районының иң сәләтле укучыларына Ренат Харис исемендәге премияләр дә тапшырылды.

Чарада шагыйрьләр Ренат Харис, Йолдыз Шәрәпова, Гөлнур Айзат һәм Рәмис Аймәт катнашты.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм