Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Биектау районындагы Мәмдәл урта мәктәбендә Солтан Шәмси белән очрашу булды

Биектау районындагы Мәмдәл урта мәктәбендә язучы, тәрҗемәче, публицист, тарихчы Солтан Шәмсинең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Дәрәҗәле кичәнең абруйлы кунаклары:
Солтан Шәмси, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни, Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты;
Рифат Сверигин, профессор, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты;
Рафис Корбан, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, шагыйрь;
Равил Рахмани, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь;
Лилия Хәмидуллина, Биектау районы үзәк китапханәсе җитәкчесе;
Рәис Саттаров, мәктәпнең ветеран укытучысы;
Миләүшә Сафина, РСФСРның мәгариф отличнигы, журналист;
Гөлсинә Шакирова, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Биектау районы буенча җитәкчесе;
Фәрит Сафиуллин, Мәмдәл авыл җирлеге башлыгы;

Солтан Шәмси турында кыскача белешмә:
Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының Биектау районы Суксу авылында дөньяга килә. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе аны туган авылы Юртышка алып кайта, анда ул 7 классны тәмамлый. Казанда hөнәр училищесында укый, Мәскәүгә барып урнаша, башкала заводларында эшли, бер үк вакытта кичке мәктәпне тәмамлап, урта белем ала. Армиядә хезмәт итә, аннан Казанга күчеп кайта. Соңрак кабат Мәскәүгә китә, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала. Казанга әйләнеп кайткач, “Казан утлары”, “Идел” журналларында мөхәррир, “Татарстан” журналында баш мөхәррир урынбасары, Татарстан китап нәшриятында фәнни-популяр әдәбият редакциясе мөдире, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында мөхәррирләр төркеме җитәкчесе булып эшли.
Солтан Шәмси – язучы, тәрҗемәче, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик hәм фәнни-популяр китаплар авторы буларак билгеле. Аның “Көмеш чылбыр” (1984), “Җәяүле буран” (1988), “Еллар эзе” (1996), “Ибне Фазлан сәяхәте” (1999), “Идел Болгарстаны” (2001), “Низаглы Йортта” (2002), “Күк капусы ачылса…” (2006), “Сөт калыр, ватан китәр” (2011), “Ут хәйләсе” (2014), “Тарихи әсәрләр” (2016), “Юаныч” (2020) hәм башка китаплары дөнья күрә.
Солтан Шәмси әдәбиятның төрле өлкәләрендә бердәй осталык белән эшләүче буларак танылса да, күбрәк тарих катламнарын актарырга ярата. Кирәк очракта, ул хәзерге тарихчыларның теләсә кайсысы белән аяк терәп сөйләшә ала – аны үзе өйрәнгән өлкәләрнең энциклопедик белгече дип тә санап булыр иде.

“КЕМ СОҢ УЛ СОЛТАН ШӘМСИ?” – дигән сорауга әдипнең кичәдә катнашкан дуслары түбәндәгечә ачыклык кертте:
1. “Солтан Шәмси – галәмнең чиксезлеген, яшәүнең бөеклеген фәлсәфи төшенчәләргә бәйләп, аларның катлаулы якларына күз салырга чакыручы да, халыклар тарихындагы текә борылышларны, hәлакәтләрне, торгызылу – яңаруларны бер чылбыр итеп күрә белүче дә… Фикердәшебез замандашыбыз – әдәбиятның күп жанрларында иҗат итүче әдип. Кыскасы, Солтан Шәмси – матурлык гармониясе остазы!” – дип бәяләде үзенең чыгышында тәнкыйтьче Рифат Сверигин.

2. Якташ язучы Рафис Корбан: “Солтан Шәмси белән озак еллар бергә эшләдек, дуслар булдык. Мин аны тарихны иң актив шәрехләп биргән тарихчы дип атыйм”. Чыгышын түбәндәге шигъри юллар белән төгәлләде:
СОЛТАН ШӘМСИГӘ:
Үсеп җиткәч бик зур кеше
Булачак бу олан дип,
Туганда ук исемеңне
Кушканнардыр Солтан дип.
Халкыбызның әйтеме бар,
Исеңдәдер синең дә:
“Читләрдә солтан булганчы,
Олтан бул үз илеңдә!”
Яшьлегеңдә дөнья гизеп,
Читтә шактый йөрдең син.
Шикләнмим, читтә дә солтан
Булган булыр идең син!
Син Казанда солтан булдын,
Әдәбият солтаны!
Синең хакта чыкты илгә
Тарихчы әдип даны.
Шундый ат белән киләсең
Юбилееңа, туган.
Шул сәбәптән әле, хәтта,
Күк капусы ачылган.
Без дә кушылып күкләргә,
Котлыйбыз сине, Солтан!
Беркайчан олтан булмадың,
Тайпылма шушы юлдан!

3. Равил Рахмәни Солтан Шәмси әдәбиты нигезендә авторның битараф булмавын; максатлы яшәешен, рухи дөньясы байлыгын, милләтенә, халкына тугры булып, армый-талмый хезмәт итүен ассызыклады. Укучыларга мөрәҗәгать итеп: “Сезнең төбәк – җиләкле аланны хәтерләтә. Солтан абыегыз шул алан җиләге. Ә аланда җиләк берәү генә булмый. Димәк, сезнең арадан да зур дәрәҗәләргә ия шәхесләр чыгарга тиеш!” – дип күрсәтмә – наказ бирде.

Алдагы чыгышларда, Равил Рахмани фикерен хуплап, мәңгелек темаларны күтәрделәр.
Биектау районы үзәк китапханәсе җитәкчесе Лилия Сәлимова да барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район күләмендә оештырылган төрле бәйгеләрдә, фикер алышуларда укучыларның активлыгын арттыру кирәклегенә басым ясады.
Кичәнең бизәлешен Солтан Шәмси иҗатына карата тәнкыйьчеләр фикере җыелмасы, автор китаплары күргәзмәсе, язучы иҗатына һәм тормыш юлына багышланган буклет тәшкил итте. Әдәби-музыкаль композиция нәфис сүз, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.



Warning: shell_exec(): Cannot execute a blank command in /var/www/u0657893/data/www/sptatar.com/wp-content/themes/union/comments.php on line 2

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар