3 февральдә Башкортстанда республиканың халык шагыйре Наҗар Нәҗми исемендәге «Очыш өчен канатлар бар» шигъри фестиваль-конкурсы узачак. Шагыйрьнең тууына 105 ел тулуга багышланган чара аның кече ватаны Дүртөйледә оештырыла.
Катнашу өчен авторлар чакырыла. Теләсә кайсы темага рус, башкорт, татар телләрендә яңа һәм элегрәк басылып чыккан шигырьләр кабул ителә. Яшь чикләүләре юк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Эшләрне 17 гыйнвардан 1 февральгә кадәр festivalnazarn@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала. Авторларның әсәрләрен тыңлау 3 февральдә үзәк район китапханәсендә Разил Мусин ур., 72 адресы буенча узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Фестиваль-конкурс программасы концерт һәм фестивальдә катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Дүртөйле мәдәният сараенда узачак. Һәр катнашучы грамота белән, ә конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурста җиңүчеләрнең әсәрләре социаль челтәрләрдә басылып чыгачак һәм район, республика басмалары битләрендә бастырып чыгару өчен тәкъдим ителәчәк.
tatar-inform.tatar
Яңа комментарий өстәргә