Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Балтач районында язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу

21 гыйнварда, Балтач районы Норма авылы мәдәният йортында, китапханә һәм “ТАТМЕДИА”акционерлык җәмгыяте белән берлектә, Татарстанның халык язучысы Нәбирә ханым Гыйматдинова китап сөючеләрен үз аланына җыйды.

Кичә Нәбирә ханымның китаплары белән танышып, өзекләр укып, төрле кызыклы һәм уйланырлык сораулар аша җаваплар, җырлар белән үрелеп барылды. Кичәнең икенче өлешен “Татмедиа” коллективы тулыландырып, яңа китаплар, гәҗит-журналлар һәм “ТАТМЕДИА ” эшчәнлеге белән таныштырды. Матур әдәбият аланында бер төркем китап сөюче өлкәннәр, укучылар рәхәтләнеп сәяхәт диңгезендә бер агымда йөзеп, рухи азык алып таралыштылар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева