«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде.
Бәйгенең бүләкләр фонды 900 мең сум тәшкил итә. Татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә.
Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Язучылар берлегенә юлларга кирәк.
Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла элегрәк язылып, китапта, газета-журналларда басылмаган, ләкин эчтәлеге бүгенге яшьләр өчен актуаль булган әсәрләрне юлларга мөмкин икәнен әйтте. «Һәр язучының төрле сәбәпләр аркасында басылмый калган әсәрләре була. Әгәр алар бүген дә актуаль икән, бәйгегә җибәрергә мөмкин», — диде Ркаил Зәйдулла.
Татарстан мәдәният министрының урынбасары Ленар Хакимҗанов Роберт Миңнуллин исемендәге бәйгенең быел беренче мәртәбә оештырылуын һәм киләчәктә ике елга бер узачагын белдерде. Ул җиңүчеләрне 2021 елның 15 декабренә кадәр игълан итәргә вәгъдә бирде.
“Татар-информ”
Яңа комментарий өстәргә