Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан язучылары белән очрашу

15 февральдә Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан язучылары белән очрашу узды. Башкортстан әдипләрен Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин җитәкли.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Очрашуда шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәех, “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов һәм башкалар катнашты.

Татарстан белгечләрен Башкортстан кунаклары белән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин таныштырды. Делегация утыздан артык әдипне берләштерә.  Анда танылган язучылар белән беррәттән, башлап язучылар да бар.

Очрашу вакытында төрле фикерләр һәм сораулар яңгырады, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертелде.

Делегация 14-16 февраль көннәрендә шагыйрь Муса Җәлил туган көне уңаеннан үткәреләчәк чараларда катнаша. Бүген алар Сәйдәш мәдәни үзәгендә VI  Халыкара Җәлил укулары әдәби бәйгесе Гала-концертында булачаклар.

https://tatar-congress.org


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова