Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Азнакайның матур данын җырларында таратучы

27 мартта Азнакайның Мәдәният үзәгендә шагыйрә, прозаик Гөлчәчәк Садертдинованың 50 еллыгына багышланган «Иҗатымда дөрли яшәү яме» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде. Үзенең котлау сүзендә ул юбиляр белән азнакайлыларның бик горурлануы турында әйтте: «Чөнки син җырларың аша Азнакайның матур данын бөтен татар дөньясына таратасың», — диде Марсель Шәйдуллин.

Г. Садретдинова — бик күп хитлар авторы, аның 400гә якын җыры бар. Ул «Болгар радиосы»ның XIII Милли музыкаль премиясе иясе, «Яңа татар җыры» конкурсы лауреаты, «Балачак җыры» бәйгесе җиңүчесе, шулай ук М. Хәсәнов исм. муниципаль премия лауреаты да. Аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны татар эстрадасының популяр җырчылары башкара. Юбилей кичәсендә исә Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Рәдиф Зарипов, Ләйлә Галиева, композитор Айдар Тимербаевларның видео-котлаулары экраннан күрсәтелде.

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр үзе белән күп кенә сәламнәр һәм бүләкләр алып килгән иде. Ул юбилярга ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың Рәхмәт хатын, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән «Габдулла Тукай. 140 ел» истәлекле күкрәк билгесен, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизованың Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләген тапшырды. Үз исеменнән танылган драматург һәм прозаик «Ак әби», «Фәхрине үтереп ташладылар» китапларын һәм «Абага алмасы ачы була» дип исемләнгән пьесалар җыентыгын бүләк итте. «Үзең укып чыккач, китапханә фондларына тапшырасыңа шикләнмим», — диде Равил Сабыр.

Шулай ук Әлмәттән килгән шагыйрә, драматург, актриса Резедә Хәертдинова юбилярга бүләк итеп «Тукта, тынычлан, сандугачым» җырын башкарды.

Г. Садертдинова — 2024 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, сигез китап авторы. Кайсы гына әсәрен алып карама — тирән мәгънәле, аларда гыйбрәтле язмышлар, туган якка, әти-әнигә, балага мәхәббәт темасы ярылып ята. Шагыйрәнең сөю, гашыйклык турындагы шигырьләре самими, ихлас, ышандырырлык. «Хатын-кыз ул — ачылмаган бөре!» — дип яза Г. Садертдинова. Балалар өчен язылган шигырьләре дә шактый. Нарасыйларның уй-фикерләрен тасвирлап, алар телендә сөйләшә белә ул.

2021 елдан Г. Садертдинова Азнакайда 67 ел эшләп килүче «Гөлстан» иҗади берләшмәсен җитәкли. Ул 40ка якын иҗатчыны берләштерә. «Гөлстан»чылар бер-берсенең иҗатын тикшереп, аны үстерү өчен киңәшләр биреп кенә калмыйлар, барлык мәдәни, иҗтимагый чараларда актив катнашалар, бакыйлыкка күчкән шагыйрьләрне искә алу кичәләре үткәрәләр, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә очрашулар уздыралар, социаль учреждениеләрдә хәйрия акцияләре оештыралар. Әлбәттә инде юбилей кичәсендә гөлстанчылар да сәхнәгә чыгып җитәкчеләренә матур котлау сүзләре җиткерделәр.

Шагыйрәгә багышланган бәйрәм ике сәгатьярымнан артыграк дәвам итте, әмма беркемне дә ялыктырмады. Гөлчәчәк Садертдинованы котларга сәхнәгә менүчеләр арасында ул хезмәттәшлек иткән балалар бакчалары, мәктәп-лицейларның балалары һәм укытучылары, дуслары, якыннары, туганнары, тормыш иптәше Марат, кызы Әминә, әнисе Мәүҗидә, Азнакай районы үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия Исламова да бар иде. Бәйрәм юбиляр башкаруында «Җыйдым җиләк» җыры белән тәмамланды.

Резеда Шәмсуллина

ТР Язучылар берлеге матбугат үзәге фотолары


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева