«Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында Азнакай шәһәрендә зур бәйрәм оештырылды. Чарада эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе хозурындагы Татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та булды.
Каләмдәшләребез Гөлчәчәк Садретдинова, Резедә Шәрипова һәм «Гөлстан» әдәби берләшмә әгьзалары да бәйрәмдә катнашып, үз иҗат җимешләре белән сөендерделәр.
Кунакларга матур концерт программасы тәкьдим ителде. Татар эстрадасы җырчысы Чулпан Йосыпова һәм район үзешчәннәре чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде
Ишкәев паркындагы зур мәйданчыкта кул эшләреннән күргәзмәләр эшләде. Башка учреждениеләр белән бергә район үзәк китапханәсе бәйрәмгә бай китап күргәзмәсен алып чыкты.
Нәни катнашучылар өчен дә күңел ачу мастер-класслары үткәрелде. Балалар бик теләп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.



Яңа комментарий өстәргә