Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Азнакайда шагыйрь Нур Әхмәдиевне искә алдылар

14 декабрьдә язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, күп китаплар, күп популяр җырлар авторы Нур Гариф улы Әхмәдиевкә 75 яшь тулган булыр иде… Азнакай шәһәре Үзәк китапханәсендә язучыны искә алу кичәсе булып узды. Чарада журналистлар, китапханәчеләр, тормыш иптәше Венера Газизҗановна, оныгы Шамил, язучылар Марсел Гарипов, Минзифа Әхмәтшина язучыны хөрмәт иткән дуслары, авылдашлары катнашты. Венера ханымның истәлекләр белән уртаклашуы, оныгы Шамилнең “Парлы чыршылар” җырын җырлавы ямь өстенә ямь булды. Соңыннан язучының каберенә чәчәкләр куелды, туган нигезенә барып догалар укылды. Аллаһ разый булсын, каләмдәшебезнең рухы шат булсын! Амин!

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина