Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Аулак өй” баттл җыелма команда туплый

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә “Аулак өй” баттл дип аталган яңа проект эшләп килә.

Әлеге проект 20 апрель көнне Кукмарага да килде. Проект авторы – “Үз өем” электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова бу эшнең ничек башланып китүе турында сөйләде.

“Күп татар хатын-кыз язучыларны халык белми. Мин бик күп шагыйрәләрне әлеге проектка чакырдым, аннан безгә Татарстанның төрле районнарыннан кушылдылар, төрле төбәкләрдән килә башладылар. Китап йортында без 3-4 тапкыр очрашкач, карантин башланды. Аннан без зумда очраша башладык, “Аулак өй” проекты шулай барлыкка килде. Монда шагыйрәләрнең иҗаты белән дә таныштырабыз. Иң беренче “Аулак өй” баттлны Казанның 180нче мәктәбендә оештырдык. Ун балага каршы биш шагыйрә көч сынашты”.

Әлеге проектны Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге хуплады. Үзләренең киңәшләрен дә җиткерделәр.

Мәктәпләрдә укучылар белән әдәби-музыкаль кичә үткәреп, аларга халкыбызның гореф-гадәтләрен, халык җәүһәрләре булган җырларын ишеттерәсебез килә. Төрле буын шагыйрьләре иҗаты белән таныштырып, татар әдәбиятыннан булган белемнәрен арттырасыбыз килә.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр