Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«ASYL» II Бөтенроссия драматургия конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә  

Агымдагы елның 1 октябренә кадәр Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» II Бөтенроссия драматурия конкурсына гаризалар кабул итә. Конкурсның төп максаты: яшь тамашачы театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету. 1 нче октябрьгә кадәр катнашырга теләге булган һәр кеше үз иҗатын проект почтасына asyltextkariev@mail.ru җибәрә ала. Конкурсның шартлары белән нигезләмәдә таныша аласыз.

НИГЕЗЛӘМӘ

Гомум нигезләмә:
1.1 «ASYL» драматургия конкурсы Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Театр әһелләре берлеге ярдәме белән үткәрелә.

2. Максатлар һәм бурычлар
2.1. Конкурсның максаты – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен яңа драматургия әсәрләре эзләү;
2.2. Конкурсның бурычлары – балалар һәм яшьләр өчен драматургия әсәрләре тууга этәргеч бирү; балалар һәм яшьләр театрларының репертуарын төрләндерү; театрларны яңа пьесалар куюга әйдәү.

3. Оештыручылар:
3.1. Г.  Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (Татарстан, Казан, Петербург урамы, 55 б, https://karievteatr.ru/);
3.2. Конкурсны үткәрү өчен эшче төркем формалаштыру.

4. Авторларга таләпләр:
4.1. Бер авторга икедән дә артык пьеса җибәрү тыела;
4.2. Анкетага түбәндәге мәгълүматларны теркәргә кирәк (Ф.И.О., туган көне һәм урыны; белеме; һөнәре; кыскача иҗади биографиясе; тору урыны (индекс, адрес), телефон, электрон адрес, пьесаның исеме һәм язылу вакыты. Тәкъдим ителгән номинацияне күрсәтергә). Әлеге мәгълүматлардан тыш текстлар каралмаячак.

5. Текстларга таләпләр:
5.1. Конкурста татар һәм рус телендә язылган оригиналь пьесалар катнаша;
5.2. Пьеса конкурс игълан ителгәнгә кадәрге соңгы ике елда язылган булырга тиеш (2021 елгы конкурста 2019 елдан да иртәрәк язылган пьесалар катнаша алмый); язылу датасын күрсәтү мөһим;
5.3. Пьеса профессиональ сәхнәдә куелмаган, басма һәм интернет басмаларда дөнья күрмәгән булырга тиеш;
5.4. Пьеса драматургия конкурслары лауреаты, җиңүчесе, башка физик яисә юридик затның милке булмаска тиеш;
5.5. Текстларны электрон почта аша конкурсның электрон адресына (asyltextkariev@mail.ru) «MS Word» текст редакторы форматында (шрифт “Times New Roman”, 14 pt, 1,5 интервал), ZIP программасында архивлаштырып җибәрергә мөмкин. Конкурска җибәрелгән пьесаның титул битендә номинацияне күрсәтергә;
5.6. Пьесалы файлның аерым беркетелүе һәм аның исеме латин хәрефләре белән язылуы мәҗбүри. Мисал өчен, «Kariev_Artist»;
5.7. Пьесаны конкурска тәкъдим итеп, автор шартлар белән ризалаша, текст сәхнәләштерелгән яисә бастырып чыгарылган очракта (басма/цифрлы рәвештә), пьесаның «ASYL» драматургия конкурсы җиңүчесе яисә шорт/лонг-битенә кергән пьеса икәнлеген күрсәтү мәҗбүри.
5.8. Яңа ел һәм башка бәйрәмнәргә сценарийлар, проза әсәрләренә инсценировкалар кабул ителми;
5.9. Әдәпсез эчтәлекле, көчләүгә һәм экстремизмга чакыручы пьесалар кабул ителми;

6. Сайлап алу тәртибе:
6.1. Эшче төркем пьесага номер бирә һәм авторны күрсәтмичә генә текстны Жюри әгъзаларына тапшыра;
6.2. Текстлар һәр жюри әгъзасы тарафыннан куелган баллар суммасы буенча бәяләнә. Шул рәвешле лонг-бит, аннан соң һәр номинациядә иң яхшы пьесалардан торган шорт-бит формалаша;
6.3. Пьесалар рецензияләнми.
6.4. Татар телендәге пьесалар телне белүче жюри әгъзалары тарафыннан сайлап алына, аларның иң яхшылары рус теленә тәрҗемә ителә һәм конкурста катнашуын дәвам итә.

7. Конкурс номинацияләре:
7.1. Конкурс дүрт номинациядә үткәрелә:
– Иң кечкенәләр өчен Asyltext (0дән 6 яшькә кадәр:);
– Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Аsyltext (7дән 10 яшькә кадәр);
– Яшүсмерләр аудиториясе өчен Asyltext (11дән 15 кә кадәр);
– Яшьләр аудиториясе өчен Asyltext (16дан һәм өлкәнрәкләр өчен).

8. Призлар:
8.1. Лауреат-пьесалар һәм шорт-биткә кергән пьесалар театр сайтына урнаштырылачак;
8.2. Һәр номинациянең җиңүчеләре мактаулы дипломга һәм акчалата бүләккә лаек булачак (суммасы конкурсның лонг-битен игълан иткәндә әйтеләчәк);
8.3. Һәр номинациядә бер пьеса җиңеп чыга. Жюри теге яки бу номинациядә җиңүчене билгеләмәскә хокуклы;
8.4. Оештыручылар махсус бүләкләр билгеләргә мөмкин;
8.5. Җиңүче пьесалар Г. Кариев театрының «Tamga» режиссерлык лабораториясендә катнашырга тәкъдим ителәчәк (авторларга бу хакта өстәмә игълан ителәчәк);
8.6. Бүләкләү тантанасы Г.Кариев театрында узачак (Казан, Петербург урамы, 55б);
8.7. Бүләкләү тантанасы һәм режиссерлык лабораториясе үткән көннәрдә оештыручылар конкурста катнашучыларның юл һәм тору урынына бәйле финанс чыгымнарын күтәрми.

9. Авторлык хокуклары:
9.1. Конкурска җибәрелгән пьесаларга хокуклар авторларның үзләрендә кала;
9.2. Оештыручылар һәм Жюри әгъзалары конкурска килгән пьесаларны бастырып чыгаруга яки сәхнәләштерергә хокуклы;
9.3. Конкурс эшчәнлегеннән тыш пьесаларны һәртөрле коммерцияле файдалану автор белән аерым килешү таләп итә һәм автор рөхсәтеннән башка мөмкин түгел.

10. ASYL-2021 конкурсының хөкемдарлары:
10.1. Жюрига профессиональ белгечләр: драматург, режиссер, театр тәнкыйтьчеләре, әдәбият галимнәре, театрларның әдәби бүлек мөдирләре керә.
10.2. Жюри әгъзаларына Конкурста катнашу тыела.
10.3. Җиңүчеләрне жюри утырышында күпчелек тавыш бирү юлы белән сайлап алалар.
10.4. ASYL-2021 конкурсының жюри әгъзалары:
Жюри рәисе — Ренат Әюпов – Кариев театрының баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе;
Айсылу Галиева — Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире, филология фәннәре кандидаты;
Әлфәт Закирҗанов — ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы;
Нияз Игъламов — театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының махсус проектлар кураторы, «Алтын битлек» Милли театр премиясенең эксперт советы һәм «Любимовка» драматургия фестивале әгъзасы, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты;
Анна Казарина — театр тәнкыйтьчесе, Мәскәү курчак театрының матбугат сәркатибе, “Алтын битлек” фестиваленең “Детский Weekend” программасы кураторы, “Ваш досуг” порталының “Дети” бүлеге мөхәррире, “Маленькая Ремарка” драматургия конкурсы ридеры;
Дана Сидерос — шагыйрь, драматург, иллюстратор, «Нова» премиясе лауреаты, шигъри җыентыклар авторы, «Ремарка» яңа драматургия конкурслары лауреаты;
Миләүшә Хабетдинова – әдәбият белгече, Казан федераль университеты доценты (Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты), Филология һәм мәдәният, Tatarica журналларының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты;
Луиза Шарова (Янсуар) — Кариев театрының директоры, шагыйрь, драматург, ТР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы; С.Сөләйманов исемендәге әдәби премия, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, BELA (Россия-Италия) халыкара премиясе лауреаты, филология фәннәре кандидаты.

11. Үткәрү вакыты:
11.1. Гаризалар (заявкалар) 2021 елның 5 июленнән 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.
11.2. Лонг-бит 30 ноябрьгә кадәр формалаша;
11.3. Шорт-бит 15 декабрьгә кадәр формалаша;
11.4. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү 20 декабрьдә булачак.

12. Конкурсны үткәрү тәртибе:
12.1. Конкурс турында игълан ТР Мәдәният министрлыгы, РФ Театр әһелләре берлеге, ТР театр әһелләре берлеге, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының мәгълүмати порталларында һәм театр партнерларының мәгълүмати ресурсларында урнаштырылачак;
12.2. Пьесалар asyltextkariev@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

13. Нәтиҗәләр турында хәбәрләмә:
13.1. Оештыручылар җиңүчеләргә нәтиҗәләрне турыдан-туры хәбәр итәләр;
13.2. Нәтиҗәләр Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының һәм театр партнерларының мәгълүмати ресурсларында басылып чыгачак.

Конкурсның электрон адресы: asyltextkariev@mail.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева