Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арчада Гариф Ахуновны искә алдылар

18 сентябрьдә Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның тууына 98 ел тулды. Шулай ук быел “Хәзинә” романы язылуга 60 ел һәм бу романының тәрҗемә авторы Рәшит Гарифҗан улы Ахуновның тууына да 70 ел тулды. Шул уңайдан, бер төркем кунаклар Арча районына сәяхәт кылды. Алар арасында язучының кызы Наилә Ахунова, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Сания Әхмәтҗанова, Рәмис Аймәт һәм журналистлар да бар иде.

Арчалылар кунакларны Гариф Ахунов исемен йөрткән Казанбаш урта мәктәбендә каршы алды. Биредәге мәктәп муззенда Гариф Ахунов иҗаты һәм тормыш юлы буенча аерым бер почмак эшләп килә. Каләм әһелләре биредәге экспонантлар белән танышты, Гариф ага турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Соңрак, кунаклар Ахун чишмәсендә, Арча үзәк китапханәсендә булдылар, Гариф Ахунов һәм аның туганнары каберләрен зиярәт кылдылар.

Бер төркем күренекле шәхесләр, Арча муниципаль районы җитәкчелеге, ”Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары катнашында узган күркәм чара һәркемнең дә күңелендә бик җылы тәэсирләр калдырды.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр