Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Арча төбәгендә IX районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелде

Арча районының Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбендә Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиевнең 95 еллык юбилеена багышланган IX районара М.Мәһдиев укулары булып узды.

Чарада Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, Саҗидә Сөләйманова, Гавриил Державин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы – Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы; шагыйрә,  Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, М.Мәһдиевнең студенты – Иксанова Илсөяр Вазыйх кызы; журналист, режиссёр, «Кеше китә – җыры кала” телесериалының сценарий авторы, режиссёры – Александр Анатольевич Далматов; Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, озак еллар “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы; Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе – Мөхәмәдияров Рамил Данил улы; Арча муниципаль районы «Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесенең милли мәсьәләләр буенча методисты – Мостафина Энҗе Габдуллатҗан кызы; “Агрокомплекс “Ак Барс” ширкәте директоры – Абдуллин Ленар Илсур улы катнашты.

Килгән кунаклар укучыларның һәм укытучыларның иҗади сәләтләрен, тырышлыкларын, эзләнүчәнлекләрен югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

IX Районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларына Арча, Теләче, Биектау, Әтнә муниципаль районнары һәм Казан шәһәре укучылары һәм укытучылары актив катнашты.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт