Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Апаста Тәүфикъ Әйдинең тууына 80 ел тулуга багышланган тантана узды

Күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Тәүфикъ Әйдинең  (Тәүфикъ Рамазан улы Әйделдинов, 1941–2001) тууына 80 ел тулу уңаеннан, Апас һәм Биектау районнарында  искә алу чаралары  узды.
Биектау районының Әлдермеш авылында әдипнең каберен зиярат итеп, рухына дога багышланды. Апас районының Туган якны өйрәнү музеенда язучыга багышланган күргәзмә ачылды, аннары Апас мәдәният йортында Тәүфикъ Әйдигә багышланган әдәби–музыкаль кичә үтте. Әлеге чараларда әдипнең улы, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Әйделдинов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе  Ркаил Зәйдулла,  академик Индус Таһиров, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллин, академик, профессор, ТР Фәннәр академиясе вице–президенты  Дания  Заһидуллина, Бөтендөнья  татар конгрессының башкарма комитет җитәкчесе киңәшчесе Ринат Закиров, Татарстанның  халык шагыйрьләре Рәдиф Гаташ, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Лирон Хәмидуллин, Газинур Морат,  “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире  Вахит  Имамов,  “Казан утлары”  журналының баш мөхәррире  Рөстәм Галиуллин һ.б.лар катнашты. Казаннан кайткан кунакларны Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды һәм озатып йөрде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм