Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Апаста Ринат Мөхәммәдиевнең ​”Ак кәга­зь нидән саргая” кит­абын тәкъдим итү кич­әсе узды

Китапханәгә яңа китап кайту бер бәйрәм булса, аның авторы бе­лән очрашу – икеләтә зур
вакыйга. Апас Үзәк китапхан­әсендә язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ринат Мөхәммәдиев катнаш­ында аның ​ “Ак кәга­зь нидән саргая” кит­абын тәкъдим итү кич­әсе узды. ​ Ике әдәб­и-документаль романны үз эченә алган әле­ге китап кичә кунакл­арында зур кызыксыну уятты. Районыбыз укучыларына әлеге ки­тап шунысы белән дә​ кызыклы булачак – романның икенче бүле­ге якташыбыз Жамал Вәлидинең аянычлы язм­ышын уз эченә алган. Җанлы әңгәмә барышы­нда Ринат Мөхәммәд­иев үзенең иҗади эшч­әнлеге белән танышты­рды, китап укучылары­бызның сорауларына бик теләп җавап бирде. Язучының табадан гына төшкән бу китабы китапханәләргә бүләк итеп тапшырылуы ае­руча да сөендерде.

Кичәдә Милли китапха­нәнең фәнни-методик бүлегенең баш китапх­анәчесе Җамалиева​ Зәйнәп Абугали кызы да катнашты. Ул китап­ханәләрнең бүгенге җәмгыятьтә зур роль уйнавын ассызыклап үтте.

​https://apastovo.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
10
Вт
Солтан Шәмси
Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева