
30 ноябрь көнне Актанышта язучы, шагыйрә, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, Татарстанныңатказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкованың иҗат кичәсе узды. Чара Әлфия ханымның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Таш тамыры” китабын тәкъдим итүгә һәм авторның 65 яшьлек юбилеена нисбәтле үткәрелде.
Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин юбилярга Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиевның Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук Факил Сафин Әлфия Ситдыйковага ТР Язучылар берлеге һәм «Мәйдан» журналы редакциясе тарафыннан гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия бирелү турында карарны игълан итте. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та Әлфия ханымга Котлау хаты юллады. Кичәдә язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар һ.б. катнашты. Чара Әлфия Ситдыйкованың туган авылы Күҗәкәдә дәвам итте.
Яңа комментарий өстәргә