29 августта Актаныш районы Күҗәкә авылы мәдәният йортында китап туе узды. Шагыйрә һәм прозаик, Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты Әлфия Ситдыйкованың «Былбыл таңны уята» китабы халыкка тәкъдим ителде. Кичәне китапханәче Л.Акмалова алып барды, мәктәп укучылары китаптан сәхнәләштергән өзекләр күрсәттеләр.
Китап туенда «Былбыл таңны уята» әсәрендәге төп герой прототибы булган хөрмәтле якташы, Чәчер авылында туып үскән моңлы сандугач Нурсания Госманованың да катнашуы, аның башкаруындагы җырлар тамашачы өчен зур бүләк булды.
Кичәдә илебездә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан, юбилей даталарын билгеләп үтүче гаиләләрне дә зурладылар. Авыл җирлеге башкарма комитет секретаре Л. Гайнетдинова, Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Назиф улы Мусин исеменнән котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Әлфия Ситдыйкова кичәне оештыручыларга, авылының сәнгать осталарына, кызу эш өсте булуга карамастан, тамаша залына җыелган авылдашларына, якташларына, иҗатын хөрмәт итеп килгән авыл халкына, бәйрәмне үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән «Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдиновка зур рәхмәтләрен белдерә!
Республика көне алдыннан узган чарадан, зал тутырып килгән авылдашлары, күңелләренә гүзәл гамь, илһам алып таралыштылар.
Яңа комментарий өстәргә