Иске Кормаш авылында журналист, язучы, прозаик, С. Сөләйманова, А. Алиш премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мөслимованы искә алу кичәсе узды. Фәйрүзә Әсгать кызы турындагы якты хатирәләрне барларга Иске Кормашка Казан, Чаллы шәһәрләреннән дә язучы, журналистлар кайткан иде. Шулай ук Актанышның каләм осталары кичәнең дәрәҗәле кунаклары булдылар.
Искә алу кичәсе Фәйрүзә Мөслимованың “Перә” хикәясеннән өзек белән башланды.
Якташыбызның шигырьләре белән беррәттән проза әсәрләре дә яратып укыла. Шуларның берсе булган “Перә”не Иске Кормаш мәдәният йорты сәнгатькәрләре һәм мәктәп укучылары сәхнәләштерде.
Чараны оештыручыларның берсе һәм алып баручы Иске Кормаш китапханә мөдире Гөлсәрия Нәгыймова Фәйрүзә Мөслимованың иҗаты, биографиясе белән таныштырганнан соң сүзне кунакларга бирде.
Фәйрүзә Мөслимованың иҗат юлында беренче укытучысы Тәгъзимә Мөхәммәтдинова булса, икенче остазы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Әмирҗан Моталлапов.
Әмирҗан абый Фәйрүзә Мөслимованың Актаныштан Казанга киткәч тә якташлары белән һәрвакыт элемтәдә булуын, шәхсән үзенә, башка актанышлыларга төрле яклап ярдәм итүен искә төшерде.
Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов Фәйрүзә Мөслимованың шигъриятенең үтә дә көчле булуын, әмма әлегәчә лаеклы бәяләнмәвен билгеләп үтте.
билгеләп үтте.
– Фәйрүзә Мөслимова- татар шигъриятенең анасы– ул,- диде Илфак Мирза улы.
Шулай ук Әмирҗан абыйның сүзен куәтләп Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгәндә һәрвакыт киңәшләре белән булышуын сөйләде.
Авыр хәлдә калган шагыйрә Роза Хәлиуллинаны да соңгы көннәренәчә Фәйрүзә апа тәрбияли. Гомумән, сәхнәгә күтәрелгән һәркем Фәйрүзә Мөслимованың шәфкатьле, миһербанлылыгын телгә алды. Бигрәк тә «Казан утлары» журналы хезмәткәре, язучы Гөлзада Бәйрәмова, «Ялкын» журналында бергә эшләгән дусты, шагыйрә, журналист Эльмира Закирова Фәйрүзә ханым турында бик җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Бер-берсенең шигырьләрен укып анализлау, яңадан-яңа иҗади уңышларга рухландыру белән бергә, көнкүрештә дә шагыйрәнең уңган- булганлыгына соклануларын белдерделәр.
Яңа комментарий өстәргә