Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

АКСУБАЙНЫҢ АК КАЛФАГЫ…

Аксубайда мин үзем өчен бер талант иясен ачып кайттым, ул – ӘЛФИЯ РӘШИТ кызы НУРХӘМӘТОВА. Әлфия ханым Аксубайда төбәк тарихын өйрәнү музее директоры, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе. Әлбәттә, бу эшләрдә дә ул үзен оста оештыручы, яхшы җитәкче итеп күрсәткән. Әмма аның таланты башкада – ул оста рәссам, милли юнәлештә иҗат итүче үзенчәлекле шәхес. Әлфия Нурхәмәтова рәсем сәнгате буенча югары профессиональ белемгә ия, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә ул Аксубай районы мәчетләренең рәсемен ясый, аларны аерым китап итеп бастырып чыгарырга җыена. Әлфия ханым ясаган мәчетләр серле моңга төрелгән, аларда милләтебез язмышы чагыла кебек… Моның өстенә ул чигү эшенә дә бик оста икән, ул чиккән калфаклар күз явын алырлык! Аның турында, чын мәгънәсендә, матурлык тудыручы, дип әйтергә була. Ул үзе дә һәрчак милли киемнән, калфактан йөри, бар яктан да башкаларга үрнәк булып тора…

ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр