Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Айгиз Баймөхәммәтовның “Нахак” китабы тәкъдим ителде

Бүген Татарстан Язучылар берлегендә «төрки дөньяга Мостай Кәрим белән бер үк дәрәҗәдә билгеле булган» башкорт язучысының татарча китабы тәкъдим ителде.
Татар язучылары Айгиз Баймөхәммәтовка шундый бәя бирде.

Айгиз Баймөхәммәтовның татарча өченче китабы — «Нахак» җыентыгы «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә алтынчы китап буларак басылды.

Китапны тәкъдим итү чарасында автор үзе дә катнашты. Китапның беренче экземплярын Айгиз Баймөхәммәтовка «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды.

«Синең китапны чыгару идеясе — Шамил Садыйковтан. „Татарлар да бик яраткан, бик популяр язучы бар икән. Шуны чыгарыйк әле“, диде», — дип сөйләде «Казан утлары» ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

«Казан утлары» нда Айгиз Баймөхәммәтовның «Урам балалары» повесте басылып чыккан иде. Яхшы әсәр шуннан беленә — ул хаталы була. Чөнки корректор да, редактор да әсәрнең эченә кереп китәләр дә, хаталарын тота алмый башлый. Икенчедән, яхшы әсәр чыккач кайтавазлар — шалтыратулар башлана. Бу китабының да популяр булуына шигебез юк», — диде ул.

«Айгизның иҗатын күзәтеп барам. Минем аның Уфада чыккан бер китабына өлкән кеше буларак фатиха биреп сүз ахыры да язган идем. Аңа бәлки безнең фатиха кирәкмидер дә, ләкин шулай соравы аның зыялы кеше булуын күрсәтә. Бу Айгизнең зур язучы булуын, игелекле язучы булуын, адекват башкорт язучысы булуын сөйли», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Ул мондый серияне ачып җибәргәне өчен «Татмедиа» га рәхмәт әйтте. «Безнең басымга бирешмичә укыла торган әсәрләр чыгарыгыз», — диде ул.

«Язучылар борын-борыннан халыклар арасында төп арадашчы булган. Айгиз бик сирәк башкорт язучыларының берсе. Ул бөекләрнең традицияләрен дәвам итә дип исәплим. Казанда ХХ гасырда Мостай Кәрим кебек зур язучылар кунак булса, бүген Айгиз кебек гаярь егетебез шушы юлны дәвам итә», — диде Газинур Морат.

Ул Айгиз Баймөхәммәтов әсәрләренең татар әдәбиятының да байлыгы булуын ассызыклады. «Синең кебекләр Уфа-Казан юлына чирәм үстермәсләр, иншалла», дип мөрәҗәгать итте ул язучыга.

«Айгиз безнең якташ — Белорет районыннан, Абзаково ягыннан. Ул минем өчен бик якын кеше», — диде ТР Халыклар дуслыгың йортының Татарстан башкортлары җәмгыяте җитәкчесе Тимур Кустабаев. Ул якташына уңышлар теләде.

Мөслимнән килгән татар китаплары сатучы эшмәкәр Рамилә Дәүләтова Айгиз Баймөхәммәтовның китабы бик тиз сатылып бетәчәгенә ышаныч белдерде. Халык язучысы Разил Вәлиев, язучылар Хәбир Ибраһим, Рәкит Аллабирде, Нәҗибә Сафина һәм башкалар да Айгизне яңа китабы белән котладылар. Кичәне Рафис Корбан алып барды.

(“Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова)


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева