Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе

Г.Тукай премиясеннән кала, икенче дәрәҗәдәге дәүләт бүләге. 1968 елда гамәлгә куелган. 1991 елда премияне тапшыру туктатылып тора. 1997 елда премияне яңарту хакында Карар кабул ителә. 2002 елдан  башлап кабат тапшырыла башлый. Татарстан Министрлар кабинеты карары белән рәсмиләштерелә.

2011 елдан алып  ике елга бер мәртәбә, кагыйдә буларак, 4 премия тапшырыла. Лауреатларга исем, диплом, күкрәк тамгасы, акчалата бүләк тапшырыла. Акчалата бүләк 1968-2007 елларда 40 МРОТка тиң була, 2007 елдан соң – 100 000 сум, 2015 елда – 200 000 сум (һәрберсе)

30 яшькә хәтле шәхесләр (коллективлар) намзәт була ала. Искәрмә буларак, яшьләр өчен иҗат итүче һәм яшьләр белән эшләүче шәхесләрнең яше чикләнми.

ЛАУРЕАТЛАР:

  • 1968. Юзеев Илдар Гафур улы. «Ми­ләүшә» дигән шигырьләр һәм балладалар китабы өчен.
  • 1970. Фәйзуллин Равил Габдрахман улы. «Мәрмәр» исемле шигырьләр китабы өчен.
  • 1972. Харисов Ренат Мәгъсүм улы (Ренат Харис). «Кеше» ораториясенең тексты өчен.
  • 1974. Миңнуллин Туфан Габдулла улы. «Нигез ташлары» һәм «Үзебез сайлаган язмыш» дигән пьесалары өчен.
  • 1976. Кашшафетдинов Миргази Солтан улы (Гази Кашшаф) (үлгәннән соң). Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең мирасын барлаудагы, аның тормышын һәм иҗатын өйрәнүдәге зур хезмәтләре өчен.
  • 1976. Мостафин Рафаэль Әхмәт улы. Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүдәге зур хезмәтләре өчен.
  • 1978. Яруллин Фәнис Гатаулла улы. «Аерылмас дустым», «Сагыш» дигән җыентыклары өчен.
  • 1982. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы. «Яшисе килә» дигән повесте һәм яшьләргә ба­гышланган җырлар циклы өчен.
  • 1982. Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы. Балалар өчен язылган «Акбай цирк карый», «Җиде абый тай җигә», «Айга очтык» дигән шигъри китапла­ры һәм телевидение аша әдәбиятны актив пропаган­далаганы өчен.
  • 1984. Хәмидуллин Ризван Мирхәбибулла улы (Риз­ван Хәмид). «Китәм инде», «Синең уры­ныңа кайттым» дигән пьесалары өчен.
  • 1988. Маликов Дөлфәт Госман улы (Зөлфәт). «Көзге учаклар» дигән китабы һәм соңгы ел­ларда «Казан утлары», «Ялкын» журналларында ба­сылып чыккан шигырь бәйләмнәре өчен.
  • 1989. Түбән Камадагы «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе (җитәкчесе – язучы Хисмәтуллин Рәхмәтулла Хисмәтулла улы – Рахмай Хисмәтуллин).
  • 1990. Зәйдуллин Ркаил Рафаэль улы. «Күрәзә» исемле шигырьләр китабы өчен.
  • 2003. Вәлиев Мөдәррис Харис улы (Салих Маннапов) – Татарстан Республикасының «Мәгариф» Мил­ли нәшрияте директоры, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, талантлы яшь авторларга эзлекле ярдәм күрсәткәне өчен.
  • 2003. Республика яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды (җитәкчесе – шагыйрь, техник фәннәр докторы Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы).
  • 2013. Шәехов Ленар Миңнемөһим улы. Шагыйрь. “Дүртенче кат… Бишенче кат…”, “Җылытасы килә дөньяны” китаплары өчен.
  • 2013. Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы. Шагыйрь. “Каралама” китабы өчен.
  • 2015. Рөстәм Госман улы Галиуллин. “Юлларда ак җил иде” китабы өчен
  • 2015. Луиза Николай кызы Шарова (Луиза Янсуар). “Болан кызы” китабы өчен.
  • 2019. Канәфи Габделбәр улы Бадыйков (Хәнәфи Бәдигый). Муса Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнгәне һәм яшьләр арасында пропагандалаганы өчен.
  • 2020. Булат Хәким улы Ибраһимов. Яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткән өчен.
  • 2023. Рифат Гали улы Сәлахов.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм