Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган кичә булды

22 ноябрьдә Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бинасында Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.

Анда мәрхүмнең хатыны, балалары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Тамашачылар залы шыгрым тулы иде. Шуның белән, халык үзенең яраткан шагыйрен һаман онытмавын, якты истәлеген һәрчак кадерләп саклавын күрсәтте.  Җырчылар, артистлар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова