Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

30 августта “Казан тавышлары” дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе була

2021 елның 30 августында Шәһәр һәм республика көнендә Кремль урамы, 3 йорт адресы буенча ачык һавада «Казан тавышлары» дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе узачак.
Әлеге чара «Саумы, Казан!» Татарстан башкаласы турында хикәяләр бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасыннан башланып китәчәк. Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан Мэриясе тарафыннан эшләнгән әлеге проект бу елның язында башланып китте. Татар һәм рус телләрендә язылган әсәрләрне танылган язучылар, шагыйрьләр һәм сәнгать эшлеклеләре бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы хикәяләр китапта бастырылачак.

Бүләкләү тантанасы тәмамланганнан соң, кичәнең төп өлеше башланачак һәм бәйрәм кунакларына «балконда шигырьләр» форматында «Казан тавышлары» музыкаль-поэтик перфоманс тәкъдим ителәчәк. Казан Башкарма комитеты бинасы янында махсус корылган сәхнәдә бию һәм җыр коллективлары чыгыш ясаячак, ә бинаның балконнарында Казан театрларының профессиональ артистлары рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыячак. Чыгышлар Кремль урамының каршы ягында видео-мэппинг-шоу белән алып барылачак. Татарстан һәм Рәсәй шагыйрьләренең (Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Леонид Топчий, Геннадий Капранов, Саҗидә Сөләйманова, Нияз Акмал, Кадыйр Сибгатуллин, Наис Гамбәров, Сергей Поликарпов, Евгений Евтушенко, Белла Ахмадуллина, Вероника Тушнова һәм башкалар) шигырьләре яңгыраячак.
Кичә барышында «Мимо-Крокодил» урам театры (Санкт-Петербург), Данияр Соколов җитәкчелегендә «Sforzando» яшьләр оркестры (Казан), «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаячак. Укучылардан: Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның халык артисты Илья Славутский, Татарстанның атказанган артисткасы Эльза Фардеева, Татарстанның атказанган артисты Марат Голубев, Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Каюмова, Татарстанның атказанган артисткасы Елена Ряшина, шулай ук Артем Пискунов, Резедә Сәләхова, Матвей Козин; башкаручылардан: Татарстанның атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, җырчы Карина Җиһаншина, саксофонист Камил Хайбуллин чыгыш ясаячак.
Кичәне алып баручы артистлар – Раяна Әхмәтҗанова һәм Ришат Әхмәдуллин.
Үткәрү вакыты: 20:00-21:30.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина