Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә кандидатуралар күрсәтү турында карар кабул ителде.
Әлеге премиягә дәгъва итүчеләр арасында дүрт язучы бар:
- Факил Сафин – «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен;
- Ләбиб Лерон – “Кояшны кочкан малай», Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен;
- Марат Әмирханов – «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен;
- Мансур Гыйләҗев – милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен.
Яңа комментарий өстәргә