Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татар шагыйрьләре “Йөрәк сүзе”бәйрәмендә катнаштылар

Татар шагыйрьләре Марат Закир, Шәмсия Җиһангирова, Галия Гайнетдинова, Фәнил Гыйләҗев Башкортстан башкаласында “Йөрәк сүзе” бәйгесендә катнаштылар. Бәйге быел Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды

Башкорт телендәге шигъри бәйге 9 ноябрьдә «Башкортстан» дәүләт концерт залында узды. Бәйгенең төп  бүләге – 500 мең сумлык автомобильгә сертификат. Бәйгедә һөнәри актерлык яки режиссерлык белеме булганнар гына катнаша.

Татарстан кунаклары шулай ук Уфа зиратындагы Мостай Кәрим, Ризаэддин Фәхретдин, Фәридә Кудашева, Әнгам Атнабай, Равил Бикбаев каберләренә чәчәкләр салдылар, мәрхүмнәр рухына дога кылдылар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр