Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Казан федераль университетында әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның юбилей кичәсе була

16 майда 14.00 сәгатьтә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, КФУның татар әдәбияты кафедрасы галиме Хатыйп Миңнегуловның 85 яшьлек юбилей кичәсе була.

«Әдәби-музыкаль кичәдә галим, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, җәмәгатьчелек, юбилярның хезмәттәшләре, шәкертләре, министрлык вәкилләре, югары уку йорты җитәкчеләре һ.б. катнашуы, чыгыш ясавы көтелә. Кичәдә галимнең хезмәтләре, китаплары тәкъдим ителәчәк. Юбилей кичәсенә керү ирекле», – диде «Татар-информ»га Хатыйп Миңнегулов.

  • Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов – фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт бүләге лауреаты (1995), Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, «Халыкара ел кешесе» (Англия, Кембридж, 1998), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Кол Гали (1998), Гаяз Исхакый (2005), Җамал Вәлиди (2014), Сөббух Рәфыйков (2015), Һади Атласи (2017) һәм Шиһабетдин Мәрҗани (2018) исемендәге әдәби, гыйльми премияләр лауреаты, Халыкара казакъ-төрек университетының «Шәрәфле профессоры» (2004), «Мактаулы остаз» (2024), танылган галим, тюрколог-ориенталист, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе.

https://tatar-inform.tatar/news


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов
Май
28
Чт
Вера Хәмидуллина