Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Язучылар Балтачта Тукайны искә алу чараларында катнаша

Бүген бер төркем язучылар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көннәре кысаларында Балтач районына килде.

Язучыларны Балтач чигендә каршы алдылар. Аннан язучылар Тукайның әнисе җирләнгән Сосна Пүчинкәсе авылына барачак. Монда алар шагыйрьнең әнисе каберен зыярәт кылачак. Соңрак мәктәптә укучылар белән очрашулар булачак.

Очрашуларда халык шагыйре Зиннур Мансуров, халык шагыйре Рабит Батулла, язучылар Марат Әмиханов, Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрә Илсөяр Иксанова, яшь шагыйрьләр Фәнил Гыйләҗев һәм Дания Нәгыйм катнаша.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин