Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рүзәл Мөхәмммәтшин “Лаләләр” (хикәя)

Бүлмә кысан иде.

Күкрәк тутырып сулыш алсаң, бушлык калдырмыйча, дүрт як диварга терәлерсең кебек. Җилкәләр түшәмне ышкып тора. Сыңар тәрәзә өсте-өстенә бизәлеп, чуарланып,челтәрләнеп беткән. Аның аркылы сүрән генә яктылык сирпелә.

Шәкерт акшарланган дивардагы уемтыктан уймак кадәр пыяла савыт чыгарды. Көнгә таба борылып, каш турысына күтәрде. Төбәлеп бакты.

Риваяти Фәрһаднең йөрәк суты сыман кырмызы буяу!

Аны, май кушып, шушы куелыкка, шушы җетелеккә, шушы бербөтен камиллеккә җиткергәнче, никадәр бөҗәкне сытып он итәргә кирәк икән? Игътибар илә карасаң, арада үлеп өлгермәгәннәре дә бихисап, диярсең: буяу кымшана, буяу тере иде…

Шәкерт, аякларын шәрекъчә бөкләп, идәнгә утырды. Тезләренә ләүхен[1] салды. Катыргыдагы тонык сызыклар буенча караташын батырып уздырды. Аннары каурый каләмгә үрелде…

Әмма палас өстенә сузылган бармаклар һавада эленеп калды.

Үзе дә искәрмәстән:

– Каң-каң! – дип куйды ул.

Ашыкмыйча гына урыныннан торды. Чуарланган челтәр янына барып басты. Тәрәзә ачты. Йөзенә кайнар коры җил агымы бәрелде.

Җилдән тозлы тәм килә иде…

Шәкертнең карашы нәрсәдер эзләгән шикелле офыкларны капшады.

Яңадан бер хәтереннән кичерде ул: анда, ил-суларның аръягында, кош очып җитмәс ераклыкта, бөтенләй башка дөнья бар…

Анда бөтенләй башка тормыш кайный.

Үз ыгы-зыгысында.

Ансыз гына.

 

Юл кешесенең юлда булуы хәерле, диләр.

Кирәксез нечкә хисләрне җаннан кагып, егетләрчә саубуллаштык. Билгеле, барысы да имин сәфәр теләде.

Иң ахырдан Аида белән күзгә-күз орыныштык.

Аида – үзгә шул. Идарәдәге башка хезмәттәшләр кебек түгел.

Беркемгә охшатмыйча, йөрәгеннән өзеп озаткандай, муеныма сарылды:

– Миңа Бохарадан кояш, тәмлүшкә һәм… алсу чәчкә алып кайт, яме?

Аның кайнар тыны баш миен эретерлек иде. Һушым, тамырын җуйган люстрага бәрабәр, идәнгә чәчрәде. Кочактан чыгуга өшеп киттем.

– Килештекме?

– Моңа җавап та бирәсемени әле? – дидем, исәнгерәгән халәттә.

– Ым кагуың да җитә.

– Хуш.

Аиданың татарчасы шактый нык иде:

– Бу – хушлашу гына түгел бит?

– Юк.

– Әйе алайса?

– Әйе.

Шулай аерылыштык.

Минем, аэропортка юнәлгәнче, өйгә чабып, чүпрәк-чапрак җыясы, паспортны табасы, чырайны шомартасы бар иде. Тамак төбе дә ничектер кымырҗап, кипшереп торамы соң?..

Тәүге мәртәбә очкычка утыруым лабаса!

Юл аягына, дип кенә инде.

 

Димәк ки…

Республика Шиһабетдин Мәрҗанинең олуг юбилеена әзерләнә иде.

Ел дәвамында башкарыласы эшләр аерым планга тупланды.

Бусы яхшы иде, әлбәттә.

Әмма, гадәттәгечә, күләм артыннан куып, чараларның эресе-вагы, кирәксезе-кирәге – һәммәсе дә шыплап тутырылды аңа.

Мин, дәүләт хезмәткәре буларак, бусын да начар дип әйтә алмыйм.

План шунда ук тормышка ашырыла башлады.

Мәшһүр мәгърифәтченең биографиясе, цитаталары, сурәтләре тупланган панно эшләнде. Гыйнварда ук. Календарьлы, затлы, саллы итеп. Башта, һиммәтле һәдия кебек, сырлана-сайлана, җитди адреслар буенча гына таратылды ул. Аннары ел ахыры җитәрәк экономиянең кирәгеннән артык экономияле булуы ачыклангач, бюджет оешмаларына да өлеш тиде.

Ул көннәрдә республика яңа юбилейга әзерләнә иде инде…

Хәер, вакыйгаларны ашыктырып җибәрдем бугай.

Сүз башына чигенеп әйтәсе килгәнем шул: әлеге планда Бохараның «Әмир Гарәп» мәдрәсәсенә истәлек тактасы кую да каралган иде. Мәрҗани хәзрәтләре анда бик озак еллар буе белем эстәгән.

Бусы – яхшы.

Әмма нәрсә ул Бохара? Ничек ул Бохара? Кайда ул?

Аны арыш ипиенең өстенә ягып ашыйлармы, астынамы, дигәндәй…

Киңәшмә вакытында берничә маңгайга төртеп:

– Сез!.. Ачыклап кайтыгыз, – диделәр.

Безнең эштә командировкалар еш тәтеп тормый. Бигрәк тә чит илгә. Бигрәк тә хөкүмәт хисабына. Шуңа күрә бу йөкләмәне, ничектер, сукранмыйча, хәтта үзенә бер энтузиазм белән кабул иттек:

– Баш өсте!

 

Аэропорт эчпошыргыч зур иде.

Без өчәү – бик кечкенә.

Берәү – министрлыктан, берәү – диния нәзарәтеннән, берәү – мин.

Әйе, өчәү.

Табышып бетәрбезме, дип борчылдым.

Бәхетемә, озак та үтмәде, ишек түрендә Рафаэль күренде.

Исәнләштек.

Бераздан чалма-чапанга төренгән хәзрәт җитеште.

Исәнләштек.

Делегация җыелып бетте.

Җөмләдән, Рафаэль – аның җитәкчесе иде.

Кая барганымны белми бара торгач, мин урманга кереп адашкан сарык хәлендә калдым. Кайсы як – уң, кайсы як – сул? Мәгърип кайда, мәшрикъ кайда? Ас? Өс? Юл ничек? Очраклы рәвештә «яшел коридор»га тарыгач та, эчкәре узарга базмадым. Тупланып җитүебезне көттем. Белер-белмәс юл күрсәтү Ленин бабайга гына килешкән.

Өчәүләп паспорт тикшертергә бастык.

Шунда хәзрәт, аңкавына нидер атып, авызын каплады.

– Элек тел астына үлән салып йөри идем, – диде, кабаланып. – Бусы куәтлерәк нәрсә. Юкса, баш мие түнеп бетми…

Аның сүзләре шактый дөнья күреп өлгергән мине дә сискәндерде.

Төсем үзгәрүеннән сәерсенепме:

– «Драмина», – дип өстәргә кирәк тапты ул. Кулында чуар дару кабы үсеп чыкты. – Биеклектә чайпалуны авыр кичерәм…

Тутырып:

– Дурак! – диде эчке тавыш.

Хәзрәтне чик аша авырсынып кына уздырдылар. Тегеләй күз тектеләр, болай. Елмаерга куштылар, каш җыерырга. Профилен карадылар, анфасын…

Ахырдан аңа тиешле «Хәерле юл!» да, иясенә ияреп өлгермичә, минем чырайга бәрелде.

Хәер, үзем дә бераз таптаныбрак тордым.

– Сәфәрегезнең максаты?

– Командировка, – дидем.

– Ялгызмы?

– Юк. Делегация белән. Хәзрәт яңа үтте әнә…

Шушы төштә чал дөнья чак кына тәшвишләнеп алды.

Тикшерүче ханым, шаять:

– Сез дә… хәзрәтмени? – дип аныкларга теләгәндер.

Мин аны:

– Сез дә… делегациядәмени? – дип аңладым.

Ул исә,гомумән, көтелмәгәнчә, кыскартып:

– Сез дә… мени? – дип сорады.

Бу вакытка минем тамак төбе кипшереп тормый иде инде…

Һич каушамыйча:

– Әйе, – дидем, иркен сулап.

Ханым сары май шикелле эреп китте. Авызы ерылды. Нишләптер. Алсу мөһер сугылган паспорт учыма шуып керде.

– Рәхим итегез! Хәерле юл!

Ышанычлы кеше булуым йөземә чыккан, күрәсең.

 

Карап торышка очкыч – канатлы электричка икән!..

Шундый ук кәнәфи. Шундый ук багаж киштәсе.

Әмма электричкадан аермалы буларак, монда юл буе билет тикшереп йөрмиләр. Һәм, ихтимал, «куян» ишеләрне ишектән куып та төшермиләрдер.

Җирдән кубу халәте искиткеч иде.

Бәдәнемне ташлап, биеклеккә җанымны гына алдым гүя.

Гарешкә ашкандай. Тфү – өч тапкыр!..

Җиңелчә баш әйләнде. Авырлык җуелды.

Авышып менү сәер иде. Кәкре каенга терәтелгән сыман.

Колак эчендә нидер сынды. Әүвәл – берсендә, соңыннан – икенчесендә.

Озакламый ап-ак томанга чумдык.

Аяк астында иксез-чиксез юрган кабарынып чыкты.

Аның ертыклары аша яктылык, йортлар, биналар шәйләнде.

Мин, ниһаять, Җирнең тарту көченнән арынып, аклык, тоташ аклык эчендә калуымны аңладым.

Калак сөякләре авыртып куйды.

Канат урыны.

 

Очкыч Ташкент аэропортына төшкәндә, кояш баеган иде инде.

Бүген монда кунсак, иртәгәсен Бохарага кузгаласы.

Аңарчы минем төнге шәһәрне күрәсем килде.

Бәлки, берәр кумырыкта яшь Такташка тарылыр?

Яшь, дип… Картлык аңа орынмаган да.

Әллә орынганмы?

Бәлки, кабер авызына тәмам чаларган, тузган, янган хәлдә барып аугандыр ул? Андыйлар гомерлеккә җитәсе коры-сарыны берәмтекләп тота белми. Олавы белән утка томырып көл итә. Шулвакытта дөнья беразга гына булса да яктырып ала.

Юк, миңа Такташ очрамаячак.

Чынбарлыкның күзенә карап яшәргә кирәк.

Такташ Казанда.Такташ үле.

Рафаэль, эш күплегенә сылтап, номерына посты. Калган икебез (ике эшлексез, димәк) җилләнеп кайтырга уйладык. Ишекнең ябылуын ишетүгә:

– Әссәлам! – диде хәзрәт.

– Вәссәлам! – дигән җавап иреште.

Урам, төн пәрдәсен этеп, яңа танышларын шәһәр түренә озатты.

Ташкент җылы иде.

Мондагы гыйнварны авыз тутырып гыйнвар, дисәң, шул мизгелдә үк безнең Шүрәле үзен Кар кызы дип игълан итәчәк, көт тә тор!

Агачлар шау бөредә.

Өрфиядәй һавага салкынча язгы сафлык сеңгән.

Һәр тараф – пөхтәлек.

Машиналар күп түгел. Алары да юл йөрү кагыйдәләрен санга сугып бетерми икән. Хәзрәтне берәү зебрасы-ние белән бергә бәреп китә язды. Сүз уңаеннан, шунда мин аның сүгенүгә хирыслыгын ачыкладым.

Гарәпчә – тозлап-борычлап!

Мин ул телне әлләни белмим үзе. Бөтенләй белмим хәтта. Әмма башны түмәр салырга әзермен: андый интонация белән салават укымыйлар.

Без Эчке эшләр вәзирлеген арттан урап уздык. Космонавтлар монументына кагылдык. Хыялга тиң Зәңгәр гөмбәзләр бульварын кичтек. Аңардан соң уңга каерып, күпмедер баргач та, Туран әмире Аксак Тимер хозурына килеп чыктык. Гайрәтле иде ул, бөек иде. Мәгърур иде!

Тимурилар музееннан сулга салуладык.

Отыры күз алдында Олы Мәҗлес, Хөкүмәт биналары калыкты. Мөстәкыйльлек мәйданына аяк басып карадык. Аның иркендә без татарга да рәхәт иде…

Һич уйламаганда, Шәрәф Рәшидовның бил буе сынына юлыктык.

Мин тулар-тулмас хәтер сандыгын капшадым. Совет Үзбәкстаны җитәкчесе. Брежневның якын дусты.

– Мамыктан үзенә аркан үргән кеше, – дип өстәде хәзрәт. – Монда әлегәчә шәхес культы чәчәк ата, диләр.

– Белмим.

Хәлбуки, шушы һәйкәл янында Аксак Тимернең аты да горуранәрәк күренә иде…

Без кайтырга борылдык. Икенче мәртәбә гөмбәзләр бульварыннан үттек. Бу юлы – алдын-артын бутап. Композитор Юныс Рәҗәби барельефына җиттек. Шунда озын, иркен һәм яп-якты проспектны капыл караңгылык өзде. Ары таба куе төнне ерып атладык.

Озакламый «Шәрекъ» сүзенә тезелгән хәрефләр балкышы күзне кырды.

Безнең отель иде бу.

 

Иртәгәсен әче таңнан торып, юлга кузгалдык. Уртак вагонга туры килсәк тә, билетларны аерым-аерым юнәткәнгә, өчебез өч урынга арка терәдек.

Алар икесе алгарак урнашты.

Мин юл буе йокы исереклегеннән арына алмый изаландым.

Һушым җыелган саен борын төбендә хәзрәтнең чалмасы уйнады.

Аны тануга, кыйбламның җуелмавына куанып, кабаттан сүнә бардым.

Рафаэль дә ориентир булырдай югыйсә. Мәгълүматлы. Тыныч. Төпле. «Җиде кат үлчә…» мәкале танышмы икән аңа? Юктыр, мөгаен.Ул һәрвакыт сигез тапкыр үлчи. Һәм беркайчан да кисми. Чөнки бер киселгәннең кире ябышмавын яхшы белә. Аның белән эш кыру җиңел. Чабуыннан ычкынмасаң, аждаһаның авызына тереләй кереп, арт шәрифеннән исән-имин чыгасың.

Ләкин ул хәзрәттән кыскарак. Мин аны биек терәүле утыргычлар арасыннан таба алмадым.

Сыңар күзем чалмада булса, икенче сыңары – тәрәзәдә иде.

Анда – сап-сары, кайбер урыннары хәтта агарып калган коры басулар…

Буй-буй канаулар ерылган…

Анда – җиләк-җимештән сыгылып төшәчәк шәрә үсенте-куаклар…

Анда – арматурадан корылган койма-капкалар…

Озакламый йөзем сабаклары сарылып, аларны җәннәт капусы итәчәк.

Анда – чалыш чагылышым.

Гүзәл пейзажны бозып тора.

 

Безне вокзалда ук каршы алдылар.

Күрештек, таныштык.

Туризм департаменты егетләре икән. Яшьтиләр үзе.

Куш авыздан:

– Xush kelibsiz! – диделәр.

Имгәтелгән татар теле колакны сыдырып узды. Ят хәрефләр шулай тәэсир иттеме? Үзбәкстан утызынчы елын ышанычлы адымнар белән яңалифкә күчү юлында иде.

– Саумысыз! – дидек, урыс имласында.

Ары таба алар үзләренчә әйткәнне без үзебезчә ишетергә күнектек.

– Хаким урынбасары Шәһрияров сезне өйләдән соң көтә, – диделәр.

Аңарчы вакыт бар иде әле.

Иң беренче эш итеп иңдәге йөктән арынасы, өстәге сәфәр тузаныннан кагынасы, чайканып аласы килде. Букча төбендә аунаган кәчтүм-чалбарны хуш тәнгә үтүкләп кигәч тә, фырт кияү төсле ясанып-сибенеп, теләсә кая барырга ярый иде.

Борынгы шәһәрнең күз алмасына тиң «Күгелдаш» отеленә урнаштык.

Атаклы мәдрәсәнең адашына.

Алар бер-берсеннән кул сузымы ераклыкта гына иде.

Ләб-и-Хаус мәйданында.

Без моны соңрак белдек, билгеле.

Гыйнвар – бу яклар өчен буш, иписез вакыт булып чыкты. Туристлар өере майга таба гына ябырылачак әле. Хәзер суык, диләр: термометр ун градус җылы күрсәтә.

Миһман[2] йортлары, чәйханәләр, базарлар – барысының да! – кышкы аю ише, уйкулы-уяулы хәлдә, бармак суырган чагына тарыдык.

Бохара кеше-карага тансыклаган иде.

Безне отельдә гуманитар ярдәм сыман кабул иттеләр…

Күңел тулды. Букча бушады. Иң ахырдан муенга галстук тагылды.

Хәзерләнеп беттек.

Без чыкканчы егетләрнең берсе эзен суыткан иде инде. Икенчесе, үзен Җиһангир дип таныштырганы, ресепшендагы күн көрсиеннән купты:

– Чәйлибезме?

Йөрәк астында нәрсәдер хуплап тавыш бирде.

Тар урамнар аша үтеп, Хуҗа Насретдин һәйкәленә якынлаштык.

Каршыда – исеңне җуярлык манзара ачылды.

Ләб-и-Хаус!

Ясалма сулык тирәли укмашкан пулатлар ансамбле.

Борынгы китаплардан кагып төшерелгән тере әкият, тере могҗиза!

Бохара – тулаем шундый иде.

Надир Диванбәге ханәкәсе[3] кырындагы ресторанга кереп сыендык. Өстәлгә сый-нигъмәт бөялде: өресе мәмрәп торган шурпа, кыздырылган ит, ирен тиюгә эрегән кәбаб, пылау – буларын сулауга миңгерәрсең, валлаһи! Табагы белән җиләк-җимеш. Тәм-том. Чәйнектән елга урынына агылган чәй.

Бераз алга күчеп, икърар итим: без биредә кадер-хөрмәттән өзелмәдек. Сәгате җиттеме – һәрвакыт, һәркайда ачык чырай, мул табын булды. Мин берничә тапкыр түш кесәмә үрелеп карадым. Әмма хәзрәт, кулыма суккандай караш атып, ихлас ниятемнән кайтарды:

– Куй, шәрекътә шулай гадәтләнгән! Рәнҗетерсең…

Аннары, койрык маеның ахыргы кисәген шәштән суырып:

– Кунак – хуҗаның ишәге, – дип өстәде.

Хәзер өстеңә атланып йөрсәләр дә, сүз әйтә алмыйсың инде.

Боларда «чәйләү» мондый булгач, «ашау» нинди икән соң?

Тууыннан бирле диета саклаучы Аида күз алдыма килеп басты.

Мин аның куркыныч төшенә үтеп кердем гүя.

 

Хушланганнан соң хакимияткә киттек.

Батырҗан әкә Шәһрияров безне ишек төбендә үк каршылады, түрдән уздырды. Сохбәтләштек. Бик җылы, җанлы әңгәмә оешты.

– Шиһабетдин Мәрҗани – бөек шәхес, – диде ул.– Эшнең безгә караган өлешен кызу тотарбыз. Документлар тиз арада хаким өстәленә ятар.

Татарстан, татар халкы, аерым алганда, «Ак барс» командасы турында матур-матур фикерләр ишеттек. Авызыннан болай кош очырган кешенең сөйләме, һичшиксез, нәрсәдер сорап тәмамланырга тиеш иде.

Һәм – үтәли бактым!

Йомгаклар алдыннан ул, кабыгына яшеренмичә:

– Бездән өстәмә ярдәм кирәкме? – дип, җанын ачты.

Рәнҗетмәс өчен генә дә баш кагарсың.

Юкса, нинди ярдәм тагы? Иң югары катта хуплау тапкан килеш!

Татарстан, әлбәттә, барлык чыгымнарны үзе күтәрәчәк. Сынчысын да табачак, язуын да төшерәчәк, тактасын китереп урнаштырачак та. Әйткәндәй, текстны өч телдә язарга карар кылынды: үзбәкчә, урысча, татарча (латин имласында). Ләкин «Әмир Гарәп» зур. Җитмәсә, ЮНЕСКО мирасы.

– Тышкы яктан мәдрәсә диварына кадак кагарга ярамый, – диделәр.

Казанда бу мәсьәлә җиңел хәл ителер иде…

Без формализм яклы түгел.

Монда исә күнәргә туры килде.

Батырҗан әкә:

– Җиһангир – күзем-колагым, – дип саубуллашты. – Аны тулысынча сезнең ихтыярга тапшырам.

Үзе шунда ук хезмәткәренә борылды:

– Кунаклар чәйләгән идеме?

Бертавыштан:

– Әйе! – дидек.

– Хушыгыз алайса.

– Рәхмәт!

Күктә эри барган кояшның кайнар нуры йөрәк тамырына тамды. Күңелнең иң караңгы почмагы да яктырып китте. Бөтен буыннарга җылылык таралды. Истирахәт хисләрдә чайкалган көйгә, куаныч авазын томаламыйча:

– Җаппашмайт! – дип, күкрәк киерәсе килде.

Әмма әйтәсемне хәзрәт тел очыннан өзеп алырга җитеште:

– Сөбханәкә Тәгаләнең биргәненә шөкер!

Без данлыклы «Әмир Гарәп»кә юнәлдек. Мәдрәсә мөдире хәбәрдар – ул делегацияне көтеп тора иде инде. Татар тотып карамыйча ышанмый. Истәлек тактасы куелачак урынны бергәләп ачыкларга, тәгаенләргә килештек. Мәрҗани турында сүз бара лабаса! Монда ордым-бәрдем эш йөртергә ярамый. Без беренче очраган нүешкә разый түгел.

Бусы хәл ителгәннән соң, тактаның якынча үлчәмнәрен исәпләп, сызымнарын сызып, кайтыр юлга кузгалырга да мөмкин иде. Аңарчы беркадәр күчтәнәч-һәдия җыеп өлгерсәк, яхшы.

Без Бохара өстеннән кояш белән бергә югалырбыз.

Саба җилләре уянганда, эзебез дә калмас.

Яңа көн безне юксыныр.

 

Бохара-и-Шәриф!

Бу могҗизаның чынбарлык булуына мәңге төшенеп җитмәслек!

Мондый корылмаларны кеше кулы торгыза аламыни?

Хәзрәт кичерсен: илаһның шатлыклы күз яшеннән яралган шәһәрдер бу! Югыйсә сулуга кабарлык матурлыкларны тагын ничек аклап, ничек аңлап булсын?

Мин аның чеметемен дә тел белән сурәтләүдән гаҗиз.

Бохара – таштан язылган шигырь.

Аның иң кечкенә хәрәкәсе дә миннән зуррак, миннән бөегрәк.

Исәпсез-сансыз биналардагы бизәкләр – чигү итеп чигелгән, диярсең!

Илаһи хозурлык!

Па-и-Кәлән мәйданына аяк басуга берничә гасыр артка чигерелеп куясың гүя. Аннары әкренләп кенә, бүгенеңә кайта башлыйсың.

Һәр адым – бер чор.

Саманилар, Шәйбанилар, Аштарханилар, Мангытлар дәвере…

Әнә риваяти Сиявуш, үгез тиресен телеп, Арк кальгасының чикләрен билгели…

Әнә Бохараны аударган Чыңгыз хан әгъла[4] Кәлән манарасы каршында тораташ басып тора. Манара – биек! Карашың – очына җитмәслек! Өскә төбәлгәндә, җиһангирның очлымы төшеп китә. Җиз башлыгын күтәреп алырга дип, җиргә иелә ул һәм… үзе дә искәрмәстән аһ итә:

– Син мине тезләндердең түгелме соң, Бохара?..

Әнә Йәмән әмире Габдуллага мәдрәсә корыр өчен Гобәйдулла хан өч мең фарсы әсирен коллыкка сата…

Әнә Шиһабишәкерт «Күгелдаш» көтепханәсендә «Вафийәтел-әсляф» рисаләсенең[5] тәүге җөмләләрен кәгазьгә төшерә…

Бу туфрак изге суфыйларның, әүлияләрнең сөяге белән ашланган.

Монда һәр калкулыктан яктылык, гыйрфан тарала!

Илаһи мөкатдәслек!

Фани дөньяга килеп, Бохараны күрми китү – сукыр килеш туып, кояшны күрми яшәүгә бәрабәр.

Мин Җир йөзендә моннан да гүзәлрәк урын барлыгына ышанмыйм.

Бохара – гыйффәтле шәрекъ шаһинәсе!

Мин башымны җуеп гашыйк булдым аңа.

 

Шәкерт зөбәрҗәт һәм сәфид буяуларны кулына алды.

Соңгысына аеруча мөкиббән ул. Чөнки аңа барысы да сыйган: туу да, яшәү дә, үлем дә… Юк та кебек үзе, әмма, һичшиксез, бар да. Һичкайчан кычкырып, күзгә төртеп тормый.

Сабый чагында аның һәммә тавыкларны акка әйләндерү хыялына бирелгәне булды. Өй халкына белдермичә, чуар кош-кортларга әтәч койрыгы тагып, биниһаясен әткәсе тарафыннан суйдырып бетерде.

Аннары үкенде, билгеле. Җүләр эш кылынган, диде.

Табигатьнең бөтен купшылыгы – төрлелектә.

Шәкерт үткен каурыен пыяла савытка батырды. Сәфид буяу йөгертеп, чит-читен каймалар өчен кырмызы таҗлар өстенә иелде. Каләм очы орынуга гөлт итеп чәчкәнең чәһрәсе үзгәрде.

Бушлык эчендә яралган рәсем һаман саен күперенде, куерды.

Азактан зөбәрҗәт буй сузылды.

«Әлфе ләйлә вә ләйлә»дән[6] хәтерлиме соң әле? Сүз кузгалгач, шушы гүзәл чәчәк йөзем суы илә учакка әйткән, ди: «Мин иренгә тимичә дә исертәм вә ялкыным сүрелмичә янам».

Икенде вакыты үтеп, көн ахшамга авышты.

Шәкерт әсбапларын ләүхенә җыйды.

Аннары, чигүле чапанына төренеп, алдан килешенгәнчә, остазы Бабарәфикъ дамелла хозурына ашыкты.

Артык мәшәкать санаганга, артыннан ишеген бикләп тормады.

 

Бүлмә кысан иде.

Күкрәк тутырып сулыш алсаң, бушлык калдырмыйча, дүрт як диварга терәлерсең кебек. Җилкәләр түшәмне ышкып тора. Сыңар тәрәзә өсте-өстенә бизәлеп, чуарланып,челтәрләнеп беткән. Аның аркылы сүрән генә яктылык сирпелә.

– Җәмгысе 114 хөҗрә[7]. Коръән сүрәләре санынча, – диде Хәйдәрхан әкә.

Үзе түрдән узып, тәрәзәне тартып карады. Ачык икәнлегенә инангач, этеп, эшермәсен төшерде.

– Бусы, чыннан да, Мәрҗанинекеме? – дип кызыксындым мин.

Рафаэль астыртын елмайды:

– Шәрикләреннән сорашып кайтмыйсыңмы?

Алай да өнгә килүемне күрмәгәч:

– Символически инде, – дип өстәргә кирәк тапты.

– Ярар, – дидем күнеп.

Халык мәкале хәерчегә сәлам биргәнче кат-кат уйларга куша.

Безнең җанны да нәфес корты кимерде. Оятны онытып, берәр хөҗрә ишегенә ямаулык кадәр генә булса да истәлек билгесе беркетергә сорадык. Монда, имеш, Мәрҗани үзе яшәгән! Шәп бит?

Алар янә ризалашты.

Җитмәсә, аскы каттагы дәресханәгә «Монда Мәрҗани укыган!» дип, тагын берне урнаштырырга кыстадылар әле.

Бу юлы без ризалаштык инде.

Шуннан соң, мәдрәсә мөдиренә ияреп, караңгы коридорга уздык. Бормалы тар баскычларны таптый-таптый, ишегалдына төштек.

«Әмир Гарәп», Бохарадагы биниһая биналар сыман, гаять үзенчәлекле итеп салынган иде. Түбәсе ябылмаган дүрт почмаклы йортка охшатып, димме? Үзәге – куыш. Калын дивар урынына – алагаем зур пиштакның[8] ике иңеннән икешәр катлы хөҗрәләр тезелгән. Алар өстендә – күккә ашкан пар гөмбәз. Фирүзәләрендә – алмаз-җәүһәр балкышы!

– Таш капчык эчендә калгандай, – диде Рафаэль, тирә-юньгә багып.

Һәркемнең үз хакыйкате.

– Аның каравы, җәйге челләдә рәхәт, – диде мәдрәсә мөдире. – Кояш кайсы яктан караса да, биредә һәрвакыт җиләс, күләгә.

– Әнә теге әйванда[9] ничек булыр?

Алар өченче, ягъни төп истәлек тактасын куярга урын барлый иде.

Хәйдәрхан әкә Рафаэль ишарәләгән якка борылды.

– Карап килик.

Мин баскан җиремдә чалкан китеп аумас өчен аркама терәү табарга тырыштым. Артымда ни бар соң?

Казан кирмәне? Сөембикә манарасы? Бөтен авырлыгымны салып сөялсәм, чыдармы ул?

Шайтан каласымы?

Кара пулатның яңа гасыр цементы тоташтырган шома ташларымы?

Нигә мин аларның җылысын тоймыйм?

Ә монда – йөзем пешә…

Шәһри Болгарның яңаруы«Болгар» номерлары җимерелгән чорга туры килгәнгәме әллә? Бүгенге каланчам миңа андый эшләрнең ничек эшләнүен тулаем ача.

– Ни өчен «Күгелдаш» яисә Сәмәркандтагы «Ширдар» түгел?

– Ничек?

Хәзрәт җәһәннәмнән калыкты гүя.

– Мәрҗани аларында да укыган бит. Ни өчен истәлек тактасы нәкъ менә монда куела?

– Белмим, – дидем.

– Аны сез хәл итмәдегезмени?

– Юк. Без кечкенә кешеләр.

– Кем алайса? – Ул, чыннан да, аптыраган төсле иде.

– Башкалар. Без – кушканны үтәүче генә.

– Күңелеңә хуш йөкләмәләр генә кушыламы соң?

Мин, җавап кайтармыйча, хәзрәткә төбәлеп бактым. Аның карашында нәрсәдер сүнеп, үзгә нәрсәдер кабынды:

– Дөнья бу, йа! Кем эшләми – шул ашамый.

Ул, шомлы халәттә япа-ялгызымны калдырып, ары атлады.

Шык-шык. Түшәлгән таш буйлап.

Каның тартмаган өлеше дә төшә, билгеле…

Җаның ятмаганны да эшлисең.

Бу – вазифам гына, мин аны функционер буларак башкарам, әмма Адәм баласы сыйфатында – катгый каршымын, дисең.

Шәхесеңне икегә таркатып, юаныч эзлисең.

Болай яшәүнең дөреслегенә вөҗданыңны күндерергә һәм, сафсата сатуыңны анык аңлаган хәлдә, муенына кирпеч тагылган сукыр әнчек сыман, шуңа күнәргә тырышасың. Аркылы карасаң да, торкылы карасаң да, син – барыбер син бит инде ләбаса!..

– Юк! – дип юанасың.

Урам җыеннарын таптап узган гвардия бурзайлары да үзен шулай юатадыр. Вакытында айнзацгруппалар үзен шулай юаткан кебек. Кулларын юып, ипигә үрелгәнче.

Иманым камил: хәзрәт бик тирәнгә кереп уйланды.

Әмма уендагысын теленә күчермәде.

Мәрхәмәтле иде ул.

Ишегалдын иңгә-буйга таптап узганнан соң, яңадан яныма килеп басты:

– Шиһабетдин хәзрәтләренә карата үзең нинди фикердә?

– Уңай, – дидем мин. – Указ чыкты бит.

– Үзең, дим?

– Уңай.

– Габдулла Тукай язган шигырьне дә беләсеңме?

– Беләм.

– Мәрҗанинең каберташы очында – куш уч кадәр шар сыны урнашкан. «Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт…» Төшендеңме?

Көтелмәгән тәэсир ташкыны үпкәне өшетеп үтте, чигә турысына сукты.

– Шәп! – дидем мин, хисләремне тыймыйча. – Беренче тапкыр ишетәм.

– Димәк, гүрен яд кылганың юк…

Хәзрәт Бохара һавасы кебек салкын һәм коры иде.

Дөрес, Бохара һавасы тозлы да әле.

Ниһаять, мин үземне март уртасында урамга чыгарып эленгән палас урынына күрә башладым.

Бертуктаусыз кагып-сугып торалар, ичмасам!

Тузан гына оча.

Безне Хәйдәрхан әкә чакырып алды.

– Васыяте буенча, Габдулла Йәмәни «Әмир Гарәп»тә мәңгелек ышыгын таба. Бу вакытка ул – Нәкшбандия тарәкатенең шәехе, Мәварәэннәһер халкын Кызылбашлар мәмләкәтенә каршы күтәрелергә өндәүче, Гобәйдулла ханның остазы. Җөмләдән, Гобәйдулла хан үзен дә янәшә җирләргә сорый… Әйдәгез, төрбә эченә узыйк. Җәмәгать килеш дога кылырбыз.

Хәзрәт минем колагыма иелде:

– Вафатыннан соң Мәварәэннәһер хакимнәренең байтагы суфыйлар янына сыенырга тырышкан. Алай Аллаһка якынрак булырбыз, дип ышанган алар. Кешенең асылы шундый: берьюлы ике дөнья рәхәтенә ирешәсе килә…

Хәйдәрхан әкә сөйләгән вакыйгалар артыннан җитешә алмадым мин.

Һәр җөмләсе саен абынып егылдым.

Хәзрәтнең ни әйтергә теләвен бөтенләй аңламадым.

Рафаэль, ирен чите белән елмаеп, телефон маңгаена шалт-шолт чиертте.

«Тарәкать» сүзенең мәгънәсен эзли иде, ахрысы.

 

Отельгә кайттык, җыендык.

Бераздан ачкычлар ресепшендагы өстәл өстенә шуды.

Алар кырына Олугбәк мирза сурәте төшерелгән кәгазь кисәкләре өелде.

Безне бер авыздан:

– Янә килегез! – дип озаттылар.

– Хушыгыз! – дидек.

Аэропортка илтәсе кәҗә сукмагы ике-өч базарны ерып узды.

Ары-бире чабулаганда кулга нават, чикләвек, кипкән кавын толымы, хәлвә ише тәм-том, чүпрәк-чапрак иярде.

Букчалар сәдәфләнмәс хәлгә җитәрәк иске-москы өеменә юлыктык. Ямалган китаплар, кителгән савыт-саба, чуар рәсемнәр… Әмма сатучы да, вакыт та, һәм, дөресен әйткәндә, артык кызыксыну да булмаганга күрә, анда озак тоткарланмадык.

Эзен өзәр алдыннан хәзрәт янә бер мәртәбә Бохарага карашын ташлады. Сәердән-сәер итеп:

– Тарих, үткәннәрдән битәр, киләчәк ул, – диде. – Шуның хакына яшәргә кирәк! Һәр көн тәмамлана. Ә киләчәк – бетми.

Бу турыда әллә кайчан оешкан фикеремне һични какшатырлык түгел иде. Хәтта хәзрәт тә кире дүндермәячәк: мин – бүген яшәү тарафдары.

Чик аша чыкканда, җелегемә үтеп, җәзалап бетерделәр.

Чыраем ышаныч уятмадымы?

Хәзрәт валлаһилап:

– Без аның белән бергә, мосафирлар, – дип ялвара торгач кына, тикшерүче ханымның йөзеннән каракучкыл болытлар таралды.

Теркәлдек. Паспортка яшел мөһер сугылды.

Залга кереп урнаштык.

Алда – озын төн иде. Төндә – озын юл иде…

Моңарчы сабыр-тыныч күренгән хәзрәт бераздан борсалана башлады.

Вакыйгалар төенләнеше тәшвишле төсмер алды.

Беренчедән, яңа гына билетларны әзерләргә кушкан диспетчер кинәт тынды.

Икенчедән, диварга кадакланган телевизор ялт итеп кабынды. Мәскәү журналистларына ышансаң, Россияне, барон Мюнхгаузен сөйләгендәге сыман, тоташ кар каплап киткән иде…

Өченчедән, ниһаять:

– Рейс алтмыш минутка кичектерелә, – диделәр.

Шушы игъланны ишетүгә хәзрәт тоташ гарәпчәгә күчте.

Инәсен дә орды, җебен дә.

Андый сәләт читтән уратып йөргәнгә, Рафаэль белән икәү урыс теленә мөрәҗәгать итеп чикләндек. Авыртмаган башка тимер тарак: үзеннән-үзе Мәскәү – Казан очкычына да соңардык, дигән сүз иде бу.

Әмма хәзрәтнең хәле безнекеннән мең кәррә мөшкелрәк булып чыкты.

Татарчага чигенгән арада:

– Мин «Драмина»ны эчеп өлгергән идем бит инде! – дип ираулады ул.

Моның нәрсә аңлатканы озак көттермичә безгә дә барып иреште.

Хәзрәт күзгә күренеп үзгәрде. Яңагы өшегән кеше шикелле, әйтәсе килгәнен ярты сәгать буе авызында күшәргә тотынды. Аннары, гомумән, чәйнәп тормыйча йотты гына. Болын кадәр аэропорт аның өчен тараеп калды гүя. Әле диварга бәрелде, әле тәрәзәгә сыланды. Үләме инде, дигәндә, йомшарды тагы. Керфекләре авырайды. Гәүдәсе, умырткадан салдырылгандай, тотрыклыгын югалтты. Утыргычка илтеп аудардык. Шуып төште. Өстенә букчалар бастырып куйгач кына тынычланды.

Алтмыш минут – туксанга, ике сәгать – өчкә әйләнде.

Ахырдан бөтенләй:

– Иртәгә килерсез, – диделәр.

Төн уртасында авикомпания арендалаган «Азия» отеленә кайтып аудык.

Ресепшенда гөлләр күрүгә йөрәгемне яшен өтте. Кан тамырлары буйлап ялкын йөгерде. Икеле-микеле халәттә, гаять каушап кына:

– Җегетләр, – дип өн салдым. – Эш шунда ки… Бик кадерле кешемә алсу чәчкә юнәтергә сүз биргән идем мин. Һәдия урынына. Һәм…

– Аңламадым, – диде Рафаэль. – Әкияттәге кебекме?

– Ну соң.

– Нарасый баламыни?

– Юк, – дидем. Әйтергәме, әйтмәскәме? – Аида.

Рафаэль салават күпере төсләренә кереп алды. Аннары, бейджлы кемсәгә борылып, яшелле-күкле тавышы белән:

– Миңа аерым бүлмә бирегез! – диде.

Исерек, чыннан да, айнымасын икән. Зиһененә мүкәли-мүкәли кайта барган хәзрәт, колак артына китереп суккандай:

– Вәгъдә – иман! – дип куйды. – Бергә кунарбыз!

 

Икенче көнне ул Бохара әтәчләре белән бергә мине дә уятты.

Пәрдәләрне каерып ачты. Йөземне тәмуг уты ялап узды гүя.

– Кояштан оят!

Нишләтәсең, башка чарам калмады – борылып яттым.

Кош-корт, дигәннән.

Монда элгәрерәк, хәтта әле Шәрәф Рәшидов чорында да, ләкләкләр күп булган. Борынгы фотоларга карасаң, Чәр-Минар, Хуҗа-Гаукушан кебек манараларның кара чалма ябынып утыруын күрәсең. Йөзәр еллык оялар! Аннары шәһәрдән су киткән. Кошлар да.

Чынлыкта бу нечкә торыклар бәби ташымый. Үзәнлектә куян баласы аулый алар. Томшык очына эләккән бичаралар, җан бирер алдыннан, сабый елавына тиң тавышлар чыгара. Матур риваятьнең төбе – менәтерәк!

Хәзер хәзрәт колак итемне якынча шулай кимерә иде.

– Тор, әйдә, тор! Базар ачылгандыр. Вәгъдә – иман!

Башка чарам калмады – киттек.

Юл уңаеннан Рафаэльнең дә ишеге кагылды. Әмма әшнә кеше, түшәгендә бастырылгандай талпынып, безне мөмкин кадәр ераккарак озатты:

– Йоклыйм!

Төптән ялгышты ул – Такый Түлпәк Фурашан базары отельгә якын иде.

Сәүдә рәтләренә кереп баттык.

Хәзрәт ары йөренде, бире йөренде. Өстәлдә яткан һәрнәрсәне кармалап карады. Папаханы киде, чүәкне салды. Сатучыларның хәл-әхвәлен сорашты, нәсел-нәсәбен тикшерде. Сәйфулла әкәнең алтынчы буын тимерче булуы ачыкланып, кечкенә чакта хатынының кызамык чиреннән газап чигүенә күчелгәндә мин, ниһаять, түзмәдем:

– Хәзрәт, бәлки, чәчкә эзләрбез? – дидем.

– Бәрәч, син як-ягыңа карап йөрмисеңмени? – дип шаккатты ул.

Һәм – тамчы да үзгәрмәде.

Бохара пычагы күңелемдәй нечкә кәгазьне урталай телеп төшерде.

Ары таба игътибарымны бермә-бер арттырдым. Әмма үтәли тишәрдәй итеп төбәлсәм дә, күз кызыгырлык һични тапмадым.

Өметкә иң якыны – фарфордан эшләнгән анар җимеше иде. Бик нык тырышсаң, аның алсу чәчкә икәнлеген Аидага раслау мөмкин дә булыр иде, бәлки. Бик нык тырышсаң. Бәлки. Яхшысынмадым шул.

Базар, гөмбәз астына сыешмыйча, бүселеп чыккан иде.

Зыр әйләнә торгач, иске-москы өеменә юлыктык. Ямалган китаплар, кителгән савыт-саба… Дежавю кичереп алдым гүя. Карашым чуар рәсемнәрнең берсендә тукталды. Гаҗәеп кабарынкы тюльпан ясалган иде анда. Төсләре уңа төшсә дә, чамаламаслык түгел: очы-очына ак буяу тамган җете кызыл… хәер, кызылмы соң?.. таҗлары; кызлар биледәй нәфис, ямь-яшел сабагы; өтер сыман бөтерелгән яфраклары… Бу әсәрдән һәвәскәрлек белән бергә әллә нинди, бөтенләй аңлаешсыз олпатлык, тирәнлек бөркелә иде.

Ул арада, каршыдагы лампадан өрелгәндәй, хуҗа оешты.

– Ал шуны, – диде хәзрәт.

– Белмим инде, – дип, астан уртны чәйнәдем.

– Ал, валлаһи, үкенмәссең!

Дин әһеленең Аллаһны шаһит итүенә ышанырга ярыйдыр, шәт?

Шуңа күрә:

– Күпме? – дип сатучыга бактым.

Язгы ләкләкләр сафыдай тезелеп киткән саннар мине аяктан екты.

Алай гынамы! Хәтта хәзрәт гарәпчә әйтер сүзен онытты.

– Без төрле валютада сөйләшәбезме әллә?

– Юк, – диде хуҗа. – Бу – гаять кадерле нөсхә. XIX гасыр. Могътәбәребез дамелла Бабарәфикъ әл-Хөҗәнди мирасханәсеннән. Торыннары тапшырды.

– Күпме чигерәсез?

– Мин сезгә чигерелгән бәяне атадым.

Беркавым муен тамырын кашып торырга туры килде. Яшермим: җаныма ятты ул рәсем. Кабат шуның ише берәр нәрсә очрармы әле? Икеле.

Янчык төбенә чумдым.

Хәзрәт исә, кочаклаплар алып, сатучыны юмаларга кереште.

Ахыр чиктә аның:

– Эш башын котлап… – дигән сүзләре йогынты ясады бугай.

Чирек бәһа чигерелде.

Ни кызганыч, миндә аның кадәр дә акча калмаган иде.

– Тагын бер тырышып кара инде, – дидем хәзрәткә.

Оҗмахта хосусый кишәрлек һәм чаларган чәче саен хурия вәгъдә иткәндерме – белмим, әмма сатучы яңадан рәсемнең ярты хакын ташлады.

Тилчә телләнсәм дә, килешмичә ярамый: хәзрәткә биредә, чыннан да, мөнәсәбәт үзгә иде. Аны әллә кайдан күреп таныйлар. Кулларын йөрәк турысына куеп сәламлиләр. Һәммә җирдә урыны – түрдә.

Көнләштемме мин? Юктыр, мөгаен. Кызыктыммы?.. Юктыр.

Һәркемнең үз тәкъдире. Һәркемнең үз юлы.

 

Отель бусагасында безне Җиһангир каршы алды.

Кыстый-кыстый, уптым илаһи чәйханәгә җыеп китте.

Төшке аштан мин  буталчык хисләргә бирелеп чыктым. Кәеф күтәрелсә дә, сөмсер коелды. Шөкер кылуны онытып, зар түктем:

– Янә корсак үсә инде.

Әмма хәзрәт бу юлы да игә китерде:

– Сукранма! Кайткач бичәң белән бергә пресс ныгытырсыз.

Теш арасында казына-казына:

– Алсу чәчкә табылдымы соң? – дип кызыксынды Рафаэль.

– Әйе, – дидем.

– Алайса, ни өчен без һаман монда?

Мин, телемне йоткандай, иң җыердым.

– Бохара һавасын озаграк сулап ләззәтләнер, изге туфрак җылысын озаграк тоеп кинәнер өчен, мөгаен, – дип, ярдәмгә ашыкты Җиһангир.

Аңа ияреп шәһрестандагы яһүдиләр мәхәлләсен кичтек.

Хәзрәткә «Синагога мәчете» дигән язу ошады.

Саманилар төрбәсен яд кылдык.

Гап-гади кирпечләрне иңгә-буйга тезеп, почмаклап-юнып төзелгән бу мәһабәт бина эчендә таш каплаган ялгыз каберлектән кала һични юк иде.

– Монда берничә буын әмир җирләнгән, – дип аңлатты Җиһангир. – Исмәгыйль Самани үзе. Әтисе Әхмәд бине Әсәд. Улы Әхмәд бине Исмәгыйль. Учыңны салып, чын күңелдән теләсәң, һичшиксез, нәсел-ыруың ишәер, диләр.

Салкын бизәкләр өстендә кулым дерт итте.

Сафсата!

Реалист булырга кирәк.

Минем шушы агымга бирелеп, Чәр-Бәкер – Әрвахлар шәһәре хакында сөйлисем килә. Әмма сөйли алмыйм. Без анда барырга җитешмәдек.

Отельгә чакырып кайтардылар.

Букчаларны барлап бетерүгә номердагы аппарат тавыш бирде:

– Җиһангир коры авызга китмәгез, ди. – Рафаэль иде бу. – Тамак төбен чылатып җибәрергә кыстый. Ресепшенга төшәсеңме?

Нигәдер:

– Берүземме? – дидем мин.

– Кемне ияртер идең тагы?

Хактан да: мондый эшкә хәзрәтне кодалау килешми бит инде.

Беренче катка төштем.

Җиһангир чәйгә охшаган «Бохара» эчемлеге койды.

Җилпедек.

Француз коньягын эчкәндә хатын-кыз турында уйлыйсың, диләр.

Әрмән коньягын эчкәндә – француз коньягы турында.

Ә монда – үзбәкнеке.

Нәрсә уйларга да белмәссең.

Янә җилпедек.

Ни кызганыч, озаклап җилпенергә вакыт юк иде.

Җиһангир безне аэропортка кадәр озата барды.

Шулай саубуллаштык.

Бу юлы очкыч, ниһаять, Бохарадан купты.

Һәм монда кичерелгәннәрнең барысы, барысы да күз ачып йомганчы ерак тарихка әверелде.

 

Без, Җир читенә җитеп, аякларны салындырып утырдык.

Кош менмәс биеклектән бакканда, дөнья мәшәкатьләре шулкадәр вак, мескен, бичара иде. Мин күкрәк турысында якты нурлар кызышканын тойдым. Тиле ләззәткә бирелеп шүрлеккә үрелдем. Папкадагы рәсемне ачтым.

– Карале, хәзрәт, бу тюльпан Аидага ошармы икән?

– Тюльпан түгел, лалә, – диде күршем. Ул бүген даруын эчеп тормады. Алай да күкләр куенында ойый бара иде инде. Үз кешеләре – нишләтәсең!

– Барыбер ләбаса.

Хәзрәт ризалашмыйча кашын чытты:

– Юк. Лалә – Аллаһ гөле ул. Алар икесе дә бер үк хәрефләрдән җыела: әлиф, ләм…

– Мим.

– Анысы юк.

– Аидага ошармы икән соң?

– Ник ошамасын?

– Ну, чәчкәсе бигүк алсу түгел бит.

Бу хәл, чыннан да, бераз эчемне пошыра иде.

– Нинди?

– Ну, көрән.

– Күңел күзе белән карарсыз.

Ул гырлап җибәрде. Мин яңадан иңенә төрттем:

– Хәзрәт, – дидем. – Мәрткә китми тор.

– Йә?

– Монда язу да бар түгелме соң?

– Бар.

– «Лалә» дигәнме? Кармакка охшаган тамга күрәм төсле…

– Шәһадәт язылган анда.

Гадәттә, өч сүзнең икесе аңлаешлы булса, җөмлә мәгънәсенә төшенелә. Әмма бу шундый сүз иде ки… бер дә төшенелмәде.

– Анысы ни әле?

– Әшһәдү әнлә иләһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән расүлүллаһ.

Яңадан оешып сорау бирергә базу миннән бик зур батырлык таләп итте:

– Тәрҗемәсе ничек әле?

– Аллаһтан кала илаһ юк, Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәлам – аның илчесе.

Мин шунда гына күкрәгемнең ни сәбәпле кызышканын аңладым.

Җан газабы кичергәндәй:

– Хәзрә-әт! – дип иңрәдем. Фаҗигам бөтен буена сузылып каршыма басты. – Аида… керәшен бит!

Ул Бохара папахасын җилкә чокырына ук этеп төшерде дә:

– Шуннан? – диде, исе китмичә.

Аннары яңа куәт белән гырлауга күчте.

Бер үк вакытта Рафаэль тагы да югарырак ноталарга кизәнә иде.

Ике моң арасында япа-ялгызым калдым.

 

Без, Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек.

Кояшлы гыйнвар иртәсеннән яңа тормыш башланды.

Өстәлнең сул почмагына бөялгән кәгазьләр өеме, элеккечә, эш көне ахырына уң почмакка күченә бирде. Ул арада, элеккечә, резолюцияләр яуды, карарлар кабул ителде… башлар әйләнде.

Бүләгемне Аида бүлмә уртасына элеп куйды. Дивардагы панно янына.

Хәзер ул рәсем һәрвакыт өстемдә тора сыман.

Бохарада истәлек такталары ачылды. Берьюлы өчәү: дәресханәдә, хөҗрәдә һәм ишегалдындагы әйванда. Соңгысы бигрәк матур. Бил тиңентен баганага утыртылган. Борынгы ярлык рәвешендә.

Берничә айдан Рафаэль белән икебезнең балаларыбыз туды. Юк, уртак түгел. Аерым-аерым. Аның – малай, минем – кыз. Белмим, ничек шулай туры килгәндер…

Аңарчы мин Шиһабетдин хәзрәткә кагылышлы китаплар сорап алдым. Тәрҗемәи хәлен, төп хезмәтләрен, замандашларының истәлек-хатирәләрен, мәрсия-мәдхияләрен барлап чыктым.

Язын, дөнья кардан арчылуга, Яңа бистәгә юл тоттым. Татар зиратына. Эзләгән каберемне табып, чәчәкләр салдым. Алсу лаләләр. Аллаһ гөлләре.

Ташны тетеп-тетеп бетергән язуларга күз тектем.

Һәм яңадан тома сукыр булуымнан гарьләндем.

Һәм бөтенләй һушсыз калдым: һәйкәл очында – һилал[10] иде…

Кабинетыма кайткач та, күн көрсигә урнашып, Рафаэльгә шалтыраттым. Турыдан гына. Сәркәтибен урап. Өтек-төтек әңгәмә оешты.

– Теркәп куймаганмын. Синдә хәзрәтнең номеры бармы?

– Нинди хәзрәтнең? – диде ул.

– Чалма-чапанлы.

– Ха!

– Бергә Бохарада йөргәне инде.

– Син сәламәтме? – Төребкәдәге тавыш җитдиләнде.

– Абсолютно.

– Без Бохарада икәү генә идек.

[1]Ләүх – такта.

[2]Миһман – кунак.

[3] Ханәкә – суфыйлар торагы.

[4]Әгъла – бик яхшы, матур.

[5] Рисалә – әсәр, китап.

[6] «Мең дә бер кичә» китабы.

[7]Хөҗрә – мәдрәсә торагындагы бүлмә.

[8] Пиштак –портал.

[9] Әйван – бинаның гөмбәзле, өч яктан дивар каплап, бер ягы ачык калган уемтык өлеше.

[10]Һилал – яңа туган кыйгач ай.

*Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының “Хикәя” номинациясендә 1 урын алган әсәр.

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева