Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Вахит Имамов: Нияз Акмал эталон булырлык талантлы шагыйрь иде

29 февральдә Чаллыда шагыйрь, язучы, журналист Нияз Акмалны искә алдылар.

Чаллы үзәк китапханәсендә шагыйрьнең 70 еллыгы уңаеннан әдәби чара узды. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Иксанова, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин, композитор Айдар Тимербаев, җырчы Гөлдания Хәйруллина һәм башка иҗат әһелләре катнашты.

Әдәби чараны Илсөяр Иксанова ачып җибәрде. «Татарстан Язучылар берлегендә торган бик күп язучылар Нияз Акмал белән аралашып яшәделәр. Хәзер инде яшь буын килә. Алар Нияз Акмалның әсәрләрен укып үстеләр, шигърияте белән тәрбияләнделәр», – диде ул.

Илсөяр Иксанова Нияз Акмалны үз тормышында, иҗат биографиясендә иң зур рольләрнең берсен уйнаган шәхес, дип атады һәм язучы белән танышу тарихын сөйләде. «1977 елда ул мине Лаеш районының Татар Сараланы авылы мәктәбеннән эзләп табып, иҗат канатлары куйды. Ул вакытта Нияз Акмал «Яшь Ленинчы» газетасында эшли иде. Шул очрашудан соң без аралашып тордык, «Яшь Ленинчы» редакциясенә килеп, иң яраткан шагыйрьләрем белән таныштым. Алар мине әдәбият дөньясына бөтереп кенә алып кереп киттеләр. Моның өчен мин Нияз абыйга чиксез рәхмәтле. Университетка укырга кергәндә мин аның бөтен шигырьләрен яттан белә идем», – диде Илсөяр Иксанова.

Ләбиб Лерон да Нияз Акмал турында җылы хатирәләре белән уртаклашты.

«Нияз абый йөрәге белән тоеп язучы шагыйрьләр рәтенә керә. Ул милләт язмышы, халыкның үткәне, киләчәге өчен борчылып яшәгән шагыйрь. Ул вәзгыятьне тойган, йөрәгеннән кайнап чыккан шигырьләр язды. Ул күпкырле шәхес иде. Беренче чиратта, мин аны яхшы журналист буларак таныйм. Заманында мин анда практика үттем. Миңа «Яшь Ленинчы»да беренче биремнәрне ул биргән иде. Аның хәтер мөмкинлеге мине таң калдырды. Ул Кадыйр Сибгатуллин, Саҗидә Сөләйманова, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъламның бөтен шигырьләрен диярлек яттан белә иде», – диде Ләбиб Лерон.

Вахит Имамов Нияз Акмал белән яшьтәшләр, яшь аермасы 1 ай булганын әйтте. Ул икесе бергә эшләгән чорны искә алды.

«Без университетта укыганда ук таныштык. Балык Бистәсе районы газетасында берничә ай бергә эшләргә насыйп булды. Аның ничек янып йөргәнен, ярыша-ярыша эшләгәнен беләм. Хәзер андый редакцияләр дә, андый журналистлар да юк. Без Нияз белән Балык Бистәсендә Кадыйр Сибгатуллинның шәкертләре булуыбыз белән бәхетле идек. Ни үкенеч, Кадыйр Сибгатуллин 52 яшендә, Нияз Акмал 53 яшендә китеп барды. Алар эталон кебек талантлы шагыйрьләр иде. Аларның яшьли китүе әдәбият өчен зур югалту булды. Кадыйр абыйны да, Ниязны да бик сагынам. Алар һәрвакыт минем күңелдә», – диде Вахит Имамов.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова