Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Тукайны искә алу

15 апрель Татарстанда татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне 11.00 да җәмәгатьчелек Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр сала.

12.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлардан торган “Милли моңнар” концерты булачак. ТР Милли музее, Г. Тукай әдәби музее һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әзерләгән әлеге чарада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Резидә Галимова, Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов, Римма Ибраһимова, Миңгол Галиев, халыкара конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов, Рөстәм Егоров һ.б. Баянда — Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин.  Нәфис сүз остасы — Зифа Гәрәева.

14.00 сәгатьтә Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) «Тукай укулары-2024» фәнни конференциясе башланып китә. Конференция барышында Россия һәм регионнардагы әдәбият һәм тарих мәсьәләләре, әдәби музейларны өйрәнү алымнары, мәдәни мирасны саклау аспектлары тикшереләчәк.

Белешмәләр өчен телефон: +7 843 590 86 67

https://g-tukay.tatmuseum.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова