Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Татарстан Язучылар берлегендә Тукай премиясенә тәкъдим ителәсе кандидатлар каралды

Язучылар Рафис Корбан, Рәфкать Кәрәми, Марат Әмирхан һәм Ләис Зөлкарнәй кандидитуралары Татарстан язучылар берлеге аша Тукай премиясенә тәкъдим ителергә мөмкин.

Бүген Татарстан язучылар берлегенең берләштерелгән остаханәләр утырышында Тукай премиясенә тәкъдим ителәсе кандидатлар каралды.

Язучы Нәбирә Гыйматдинова Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек шәхесләргә багышлап язылган романнары өчен Рафис Корбанны Тукай премиясенә тәкъдим итергә кирәклеген әйтте. Аның фикерен Зиннур Мансуров, Шәмсия Җиһангирова куәтләде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова Рәфкать Кәраминең «Олы юлда сикәлтәле», «Гомер юртагы» һәм «Сөеп туймас чакларым» китапларын тәкъдим итү мөмкинлеген әйтте. Камил Кәримов Рәфкать Кәраминең Язучылар берлегенең Пропаганда бүлегендә эшләгән булуын искә төшерде.

Марат Әмирхан Тукай премиясенә үз кандидатурасын үзе тәкъдим итте. «Март аенда Россия Президентын сайлаулар була. Владимир Владимирович Путин үз кандидатурасын күрсәтеп безгә дә үрнәк күрсәтте. Мин шул үрнәктә үземне Тукай премиясенә күрсәтергә уйладым», – диде ул.

Дүртенче кандидатура итеп шагыйрь Ләис Зөлкарнәй күрсәтелде. Аның кандидатурасын Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон күтәреп чыкты.

Тукай премиясенә кандидатлыкка тәкъдим ителүчеләр Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында каралачак. Күпчелек тавыш җыйган кандидатлар Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Тукай премиясе бирү комиссиясенә тәкъдим ителәчәк.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова