Юбилей уңаеннан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов белән әңгәмә кордык.
– Данил Хәбибрахманович! Язучылар берлеге оешуга быел 85 ел, ә халкыбызның әдәбияты мең елдан артык дәвер белән исәпләнә. «Каләмле кул язмый тора алмый, берлеккә оешмый да язып була» диючеләр сүзендә хаклык бар кебек…
– Әйе, татар әдәбиятының меңъеллык тарихы бар. Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Габделҗаббар Кандалый, Сәйф Сараи, Утыз Имәниләрнең дөньяга танылган әдәби мирасы нигезендә үсеш алган тарих ул. Яңа дәвер татар әдәбияты исә XIX гасыр – ХХ гасыр башында Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Һади Такташ, Кәрим Тинчуриннар иҗаты аша формалашкан.
Язучылар һәрвакыт иҗади оешмаларга тупланырга омтылганнар. Беренче әдәби оешмалар инде XX гасыр башында ук барлыкка килгән. Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан исемнәре белән бәйле «Шәрыкъ клубы» шуларның иң зурысы. Октябрь революциясеннән соң андый оешмалар тагы да арткан. Кави Нәҗми, Шамил Усманов, Фәтхи Бурнаш, Гадел Кутуйларның әдәби оешмалар белән җитәкчелек итүе билгеле. Дөрес, әлеге оешмаларның күбесе тиз таркалган. Әмма, барыбер, язучыларның берләшергә омтылуларын исбатлый торган факт.
– 1934 елда СССР язучыларының I съездына Татарстаннан 12 язучы делегат булып бара. Бу, шулай ук, Татарстан язучыларының дәрәҗәсе хакында сөйли.
– Әйе, ул съезда Кави Нәҗми, Кәрим Тинчурин, Гомәр Гали, Гомәр Толымбай, Ләбиб Гыйльми, Гаяз Ризванов, Xәсән Туфан, Вадим Красный, Кәшшаф Төхвәтуллин, Ибраһим Гази, Галимҗан Нигъмәти, Фатих Сәйфи-Казанлы катнаша.
Совет язучыларының I съездының идея җитәкчесе Максим Горький үз чыгышында милләтләр хакында сөйләгәндә татарларны искә алмый калмый, докладына бер татар язучысы әсәреннән өзек тә кертә.Татарларга аның һәрчак аерым хөрмәте булганлыгын беләбез.
Татар әдәбиятының дәрәҗәсе югары булуын исбатлый торган бер факт – съезда Кави Нәҗми украин һәм белорус язучыларыннан соң – өченче булып чыгыш ясый. Союз республикаларыннан килгән башка язучылар чыгышына кадәр!
– Бүген язучылар күп, укучылар аз, диләр. Сез бу сүз белән килешәсезме?
– Китаплар даими басылып, укучыларга таралып бетеп тора. Укучылар аз дигән сүз белән мин килешмим. Әдәбиять – сәнгать безнең республикада игътибардан читтә түгел, китаплар чыгарырга, әдәби кичәләр үткәрү өчен финанс мөмкинлекләр табыла. «Казан утлары», «Безнең мирас», «Идел», «Мәдәни җомга» басмаларында яңа әсәрләр чыгып тора.
Каләм ияләре – аерым, үзенчәлекле тормыш белән яшәүче дәүләтләр кебек. Аларның кайберләре качып, тынлыкта яза, әсәрен төгәлләп нокта куймыйча, кешегә күрсәтми, кемдер бер җөмләсен язуга ук интернетка чыгарып халык фикерен белергә, язу юнәлешен капшап карарга мөмкин. Аларны мәҗбүр итеп «әйдәләп» тә, бер калыпка салып та булмый, алар төрле.
Яңа әсәрләрне, классикларыбыз мирасын пропагандалау ягыннан эш аз түгел. Берлек – язучы белән нәшриятлар арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләп торучы да, язучылар иҗатын пропагандалаучы да. Безнең мәктәпләр, Татарстан районнары һәм авыллары китапханәләре белән эшли торган уртак эшләребез гаять күп. Язучылар әдәби очрашуларга барырга атлыгып торалар, бер көндә 3-4 очрашу узган очраклар да бихисап. Хәзер әдәбиятне таныту буенча музейлар да, төрледән төрле яшьләр оешмалары да актив. Бу бик уңай күренеш. Һәр төр аудитория – өлкәннәр, урта буын, яшьләр өчен дә әдәбиять белән танышу мәйданнары бар.
– Әгәр Берлек булмаса…
– Берлекне 85 ел элек бөек язучыларыбыз оештырган, кирәклеген белеп, аңлап оештырганнар. Безнең «булмаса да ярый», «ник кирәк ул» ише сүзләргә иярергә, бүгенге каләм ияләре хезмәтен шик астына куярга хакыбыз юк. Берлек – әдәби процессны җайга салучы, язучыларның күп проблемаларын чишүне үз өстенә алучы, башка шәһәрләр, илләрнең язучылары белән аралашу аша камилләшү юлларын эзләүче оешма. Бүген берлеккә кергән 337 язучы көн саен, һәр әдәби кичә саен безнең ишектә түгел икән, бу әле алар берлеккә битараф дигән сүз түгел. Минем янга язучылар төрле вакытта төрле-төрле гозерләр белән киләләр. Һәммәсен тыңлыйм, ярдәм итү юлларын эзлим. Язучылар берлеге – язучыларның рәсми йорты ул. Йортсыз булмый.
– Әдәбияткә яшьләр хәзер теләп килә кебек. Чынлап та шулаймы?
– Шигърияткә күпләп киләләр, прозага – азрак, драматурглар – юк дәрәҗәдә.
– Кайчандыр Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев «Ялкау әдәбиятны шигырь баса» дип язган иде…
– Проза, драма язу өчен тормыш тәҗрибәсе күбрәк кирәк, мин моны шулай аңлатыр идем.
– Юбилей белән котлап, каләм ияләренә һәм, әлбәттә инде, укучыларга теләкләрегезне әйтсәгез иде.
– Каләм ияләренә озак иҗат гомере телим. Язучының урыны җәмгыятьтә һәрчак беренче урында булган, шулай булып калсын да. Татар әдәбияты дигән зур сүз – һәр язучының аерым-аерым иҗатыннан туплана, һәр язучы хөрмәткә лаек. Укучыларыбыз китаптан аерылмасынар. Тукай язганча, күңелегез төшкәндә дә, шатлыгыгыз булганда да – китап укыгыз
«…Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам…»
Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте
* 27 сентябрьдә «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә юбилей уңаеннан тантаналы кичә узачак.
Яңа комментарий өстәргә