Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Милли китапханәдә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшыру тантанасы узачак

19 октябрь көнне Татарстан Милли китапханәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары:

Алия Кәримова “Птица сердца” (татар теленнән тәрҗемәләр), “Вересковая пустошь” шигырьләр җыентыгы өчен; Йолдыз Шәрәпова “Сәяхәтче чемодан”, “Китаплы кич” шигырьләр җыентыгы өчен; Миңзифа Әхмәтшина “Иңнәремдә ак җилкән” шигырьләр җыентыгы өчен.

Кызыксындыру премиясе лауреатлары:

Гөлнур Айзат “Баллы кирпеч” повестьлар һәм тарихи хикәяләр җыентыгы өчен;
Ольга Овчинникова “Зеленый ёж” балалар өчен әкиятләр һәм шигырьләр җыентыгы өчен;
Илдус Диндаров “Торна күзе” повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы өчен.

Әдәби стипендиягә лаек булган студентлар:

Мәскәүнең Горький исемендәге Әдәбият институты студентлары Ильмир Газизов, Руфия Муртазина, КФУ студентлары Ландыш Гобәйдуллина, Алинә Закирова, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Полина Яковлева.

 

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова