Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының 9 номинациясе буенча җиңүчеләр исемлеге әзер. Бүген жюри әгъзалары журналистларны да чакырып конвертларны ачты.
«Повесть»
- I урын. Әлеге дә баягы. «Шом». Фирдүс Гыймалетдинов.
- II урын. Сөнмән. «Әлләче, татар – малай!» Марат Әмирханов.
- III урын. Исмәгыйль. «Әлиф-ләм-мим». Лилия Гыйбадуллина.
«Хикәя»
- I урын. Кош канаты. «Куеныңда ни бар?» Айзирәк Акчура (Төркия).
- II урын. Янгура. «Юлаучылар». Рәҗәп Бәдретдинов (Балтач).
- III урын. Солдат. «Мин кайтырга тиеш». Наилә Харисова (Әгерҗе)
«Поэма яки шигырьләр шәлкеме»
- I урын. Кобогыл. «Татар җөе» (дастан). Ләис Зөлкәрнай.
- II урын. Сәгадәт. «Көзге җыр» (шәлкем). Гөлсәрия Басыйрова (Чаллы)
- III урын. Уф-ф-ф. Шигырьләр шәлкеме. Мөнир Вафин (Башкортстан)
Поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты)
- I урын. Таз малай. Шигырьләр шәлкеме. Рафис Корбан.
- II урын. Карим. «Вакыт» (поэма). Айгөл Әхмәтгалиева.
- III урын. Түбәтәй. Шигырьләр шәлкеме. Галимҗан Гыйльманов.
«Повесть» (үсмерләр әдәбияты)
- I урын. Хафиз. «Без андый малай түгел». Айгөл Әхмәтгалиева.
- II урын. Миллионер. «Миллион». Марат Кәбиров.
- III урын. Тимрәй. «Game of Khans». Лилия Гыйбадуллина.
«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты)
- I урын. Айбүләк. «Азаматка сүз әйтмәгез!..» Ләлә Гыймадиева.
- II урын. Алмаз Гали. «Тормышка ашкан план». Гөләндәм Галиева (Түбән Кама)
- III урын. Алмачуар. «Басма». Илсөяр Иксанова.
«Хикәя» (балалар әдәбияты)
- I урын. Икс Ипсилон Зед. «Саташулы көннәр». Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан)
- II урын. Хәят. «Бердәнбер данәдә». Лилия Фәттахова.
- III урын. Каләм. «Батыр булу авыр». Галимҗан Гыйльманов.
«Кыска драма әсәрләре, скетчлар» (балалар әдәбияты)
- III урын. Шуквәли «Зумерлар һәм бумерлар». Фатыйма Гыйльметдинова (Башкортстан).
«Әдәби тәнкыйть, рецензия»
- I урын. Әдәби гурман. «Бикләр ачылырга тиеш». Лилия Хөснетдинова.
- II урын. Әче миләш. «Мин сызланам, син дә сызлан әле, укучым!» Фәүзия Галимуллина.
- III урын. Чын шигырь. «Өч шигырь». Хәбир Ибраһим.
Жюри «Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендәге «Сине Каенсарда көтәбез» (псевдоним – Муста-Тунтури) повестенә кызыксындыру премиясе бирергә тәкъдим итте. Авторы – Гүзәл Шакирова.
Конкурс 10 номинациядә уздырыла. «Роман» номинациясе буенча җиңүчеләр 2024 елның 1 февралендә мәгълүм була. Барлык җиңүчеләр дә 2024 елның 21 февралендә – Халыкара туган тел көнендә тантаналы чарада бүләкләнәчәкләр.
Бүгенге көндә конкурска барлыгы 1629 эш кабул ителде. Беренче тапкыр уздырылган конкурста барлыгы – 1470 эш иде.
tatar-inform.tatar
Яңа комментарий өстәргә