Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла Әзербәйҗанда татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты

4 апрель көнне Татарстанның Әзәрбәйҗандагы Даими вәкиллегендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Әзәрбәйҗан татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты. Кичә барышында язучының Бакуда әзәрбәйҗан телендә дөнья күргән “Ак япанчалы карт” һәм “Хәзерге заман татар хикәяләре антологиясе” китаплары да тәкъдим ителде. Китаплар Әзәрбәйҗан Милли Мәҗлесе депутаты Ганира Пашаева һәм шагыйрь Әкбәр Кошалы ярдәме белән басылып чыга.

Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗандагы Даими вәкиле Мурад Гаделшин үз чыгышында әлеге әдәби вакыйганың ике тугандаш халык өчен мөһимлеген билгеләп үтте һәм тәкъдим ителгән китапларны бастыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде.

Ркаил Зәйдулла китапларны чыгаруда катнашкан редакция төркеменең барлык әгъзаларын Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук Милли Мәҗлес депутаты Ганира Пашаевага Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.


Комментарийлар

  1. Рифкат:

    Афәрин Ркаил, Изге эш сәфәре белән йөри сез. Ходай Тәгалә сәламәтлекләрегезне бирсен.

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова