Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: «Татарлар башкортлар белән гомер буе тату яшәгән»

Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан 14 февральдә Башкортстаннан татар язучылары, шагыйрьләре, журналистлары 3 көнгә Казанга килгән иде. 15 февральдә Бөтендөнья татар конгрессында алар белән очрашу узды. Чарада Башкортстаннан 30лап кеше, Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты, «Татмедиа» җәмгыяте җитәкчелеге катнашты.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың очрашуда әйткән фикерләре белән укучыларны таныштырабыз.

Ркаил Зәйдулла:

«Язучыны Башкортстаннан дисәң, кайбер Казан кешеләрендә «башкорт» дигән фикерләү бар. Без үз милләтебезне үзебез читкә этәрергә тиеш түгел. Бәлки, аларны «Уфа язучылары» дип әйтергә кирәктер. Хәтта Нефтекама шәһәреннән булса да.

Биредә Рамил Чурагул утыра. Ул үзен «Табын ыруыннан» дип язып чыкты. Табын ыруы татарларда да, казахларда да булган. Мөслим районында Табын белән бәйле 2 авыл бар. Аларның атамалары шул ырудан килеп чыккан. Кабилә заманына әйләнеп кайтсак, ыруларга һәркем дәгъва итә ала. Минемчә, ул заман үткән. Дөресен генә әйткәндә, ул инде көлке дә тудыра, ләкин шул юнәлештә эшләүчеләр бар. Безне бу борчый. Аны кайберәүләр кычкырып әйтергә курка, кайберәүләр кыенсына.

Әле генә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язучылар белән очрашты. Анда татар язучылары да бар иде. Ялгышмасам, Рамил Чурагул да бар иде. Анда төньяк-көнбатыш диалектында методик әсбаплар җитмәү, шул телдә укыту мәсьәләсен күтәрделәр. Аны татар теле икәнен мин хәзер исбатлап утырмыйм, чөнки шулай икәнен бөтен кеше белә. Гадәттә, халык исәбен алу алдыннан бу мәсьәлә бик нык кыза. Хәзер тагын тартып чыгардылар.

Без – башкортлар белән тугандаш халык. Татарлар башкортлар белән гомер буе тату яшәгән. Тарихта татар-башкорт сугышы, орышы беркайчан булмаган. Ике милләт арасына таяк тыгу – ул шуннан карьера эшләргә тырышу. Кайберәүләр эшләделәр дә. Кайберләре әле эшләп өлгермәгән.

Безгә кешенеке кирәкми, үзебезнекен дә бирергә теләмибез. Һәр милләтнең үз мирасы бар. Утрак белән күчмә цивилизацияләр икесе ике төрле. Күчмәннәрдә фольклор көчле булган. Алар әдәби мирасны бер-берсенә сөйләп калдырган. Утрак тормыш алып баручылар кулъязмалар күчергән. Аның икесе дә бай, икесе дә кирәк. Берсен кимчелекле, икенчесен алга киткән, дип әйтеп булмый. Һәркемгә үзенеке кадерле. Без шуны истә тотарга тиеш.

Бездә Европоцентризм кебек Казанцентризм юк, ягъни татарларны яшәгән төбәгенә карап аермыйбыз. Безне аерырга һәм бүлгәләргә тырышалар. Без аны беләбез, әлбәттә.

Күптән түгел университетка Мизулина килеп, татарларны «рус» дип әйтте. Аңа студентлар әйбәт кенә җавап бирделәр. Студентларның җавабы милләтчелек түгел. Мин аны, рус шовинизмына каршы протест, дип кабул иттем. Без авыр заманнарда халыклар арасында ызгыш чыгудан сакланырга тиеш».

https://intertat.tatar

 


Комментарийлар

  1. Ләйсән:

    Рәхмәт, Ркаил абый!Син турысын турыга яручы. Дөрес, дәлилле булган бу чыгышыгыз да! “5”ле!!!( Чынлап торып чын халык депутаты Син, Ркаил абый) Сөенеп: Сәйлән (Ләйсән Гатина)

  2. Айрат Суфиянов:

    Тугандаш халыклар бер-берсе белән дусларча гына түгел, туганнарча, бердәм булып, аралашып, ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Шулай булсын да! Амин!

  3. Ахьяр:

    татыулыҡты үҙем татыным.

  4. Альбина апа:

    Рэхмэт, туганым! Баймак хэм Рифатка багышланган шигырегезне укып та куандым, котмэгэн идем, доресен эйткэндэ. Мин узем дэ дуслык яклы. Аермаларны тугел, уртаклыкны эзлэргэ кирэк. « Аерылганны аю ашар « дигэнне башкалар да истэ тотсыннар иде…

Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
10
Пн
Наиб Ләисов