Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла дүрт томлык татар шигърияте антологиясен чыгарырга тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кремльдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында татар шигърияте антологиясен чыгару тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Ул антологиянең 1956 елда бер томда чыкканын, 1992 елда ике томда чыкканын искәртте.

«Хәзер 30 елдан артык вакыт узды, яңа авторлар барлыкка килде, бик күп эзләнүләр, мөһаҗирлектә иҗат ителгән шагыйрьләрнең әсәрләрен өйрәнә галимнәр. Татар шигърияте антологиясе борынгы чордан алып бүгенге чорга кадәр дүрт томлык булып эшләнсә, безнең мәдәниятнең бер казанышы булыр иде. Аны рус телендә дә чыгарсак, яхшы булыр иде, аннары калган телләрне дә карарга була», – диде Ркаил Зәйдулла.

Әлеге басмага куар-кодлар, шигъри видеоматериаллар, әдәбият белгечләренең комментарийларын кертү күздә тотыла.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «әзерлек бармы соң», дип сорады. «Әлбәттә, бу зур хезмәт. Без бергә бу эштә Мәдәният министрлыгы җитәкчелегендә катнашачакбыз», – диде Ркаил Зәйдулла. «Яхшы, әзерләгез», – дип хуплады Рөстәм Миңнеханов.

https://tatar-inform.tatar

 


Комментарийлар

  1. Васима Салахова Габдулла кызы:

    Молодцы, күптән кирэк гамәл, тормышка ашсын дип телим.

  2. Халидэ Галимова. Азнакай:

    бик яхшы булыр, унышлар сезгэ

Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова