Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Равил Сабыр юбилее Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле белән үтте

Драматург Равил Сабыр 50 яшьлек юбилеен Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле белән үткәрде.

«Равил Сабырның иҗат кичәсе әдәбиятны сөюче милли җанлы кешеләр өчен бәйрәм. Сабырсызланып 7 айдан дөньяга килгән, 16сы да тулмаган килеш университетка укырга кергән ул. «Идел» журналына хикәя тотып килгән иде. Юмор, образлы фикерләү булган хикәяне яп-яшь кенә малай язганга хәйран калдык», – дип сөйләде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, дәүләт депутаты Ркаил Зәйдулла.

«Мин сабырсыз кеше, сабыррак булмаммы икән дип Сабыр исемен алып иҗат итә. Чыннан да, исем тәэсир итә икән, зурайды, юанайды һәм роман язды. Ул олы конкурста җиңү яулады, драматургиядә уңышка ирешеп Туфан Миңнуллин исемендәге премияне алды», – дип ул Равилгә Язучылар берлеге медален такты.

«Яңа гасыр» телекомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов кайчандыр Равил Сабырны Казан дәүләт университетында укытуын искә төшерде. «Журналист күбәләк сыман көн проблемалары белән бер көн яши, драматург мәңгелек белән сөйләшә», – дип дәвам итте ул һәм иҗат итүен теләде.

Равил Сабырны шулай ук сәхнәдән «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең Мәгълүмати сәясәт идарәсенең баш белгече Илшат Миңгәрәев, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов котлады.

Илшат Миңгәрәев «яшәеш проблемаларын күтәрә торган әсәрләр» иҗат итүен теләде. «Равил Сабыр кайда гына эшләсә дә үзеннән соң эз калдырып, җанын-тәнен биреп, намус белән, ак йөз белән эшләде», – диде ул.

«Без һәрвакыт милләтебез киләчәге турында сөйләшәбез: кайгырырлык әйберләр дә бар, әмма киләчәккә өмет белән карарга сәбәп бирүче әйберләр дә җитәрлек. Ул да булса көн саен әдәби әсәрләр туып тора, зал тутырып тамашачы театрга йөри. Бу атнаның иң зур вакыйгасы – Равил әфәнденең юбилее», – диде ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев имзалаган Рәхмәт хатын алып килгән Ирек Шәрипов.

«Бу залда минем бөтен республикадан килгән дусларым-коллегаларым бар. Барыгызга да зур рәхмәт! Драматургның җавап сүзенә килгәндә, ул үз сүзен пьесасында әйтә. Әйдәгез, татар театры сәнгатендә беренче тапкыр куелган киноспектакль жанрындагы «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәрен карыйк», – дип залга мөрәҗәгать итте Равил Сабыр.

Юбилей кичәсе «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле премьерасы белән дәвам итте. Спектакль Равил Сабырның шул исемендәге романы нигезендә куелган. Режиссер – Александр Далматов, Дитнар Хөснетдинов. Рәссамнар – Сәлимә Аскарова, Булат Ибраһимов.

 

https://tatar-inform.tatar/ Рузилә Мөхәммәтова

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова