Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нефтьчеләр турында әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителә

«Татнефть» хәйрия фонды, Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә, нефтьчеләр һәм «Татнефть» турында иң яхшы хикәя һәм шигырьгә әдәби конкурс игълан итә.

Республика күләмендәге әдәби конкурс Татарстанда нефть чыга башлауның 75 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Конкурс эшләре 1 марттан 10 июньгә кадәр «Рухият» программасына Ruhiat@mail.ru. электрон адресына кабул ителә.

Әдәби бәйгегә моңарчы матбугатта һәм төрле җыентыкта басылмаган, рус һәм татар телендә язылган әсәрләр кабул ителә. Катнашучыларга 18 яшь тулган булырга тиеш.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары да, мөстәкыйль язучылар да катнаша ала. Профессионаллар һәм һәвәскәрләр аерым номинацияләрдә каралачак.

Лауреатларга дипломнар һәм акчалата призлар вәгъдә ителә. Иң яхшы әсәрләр махсус җыентыкта басылачак, оешманың корпоратив матбугат чараларында да һәм сайтларында урын алачак.

tatar-inform.tatar

Нигезләмә


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов