Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Милләтебез күгендәге сөзә торган үгез кебек» — Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсе узды

Ркаил Зәйдулланың 60 яшьлек юбилее Камал театры залында узды.

Барысы да традицион: 7 нче рәттә зур кунаклар, сәхнәдә – кәнәфи, кәнәфидә – медальле язучы. Юбилярның статусына карап яки Васил Шәйхразиев үзе яки Бөтендөнья татар конгрессының берәр вәкиле чыгыш ясый һәм медаль тага. Яки самавыр бүләк итә. Рәсми чыгыш ясаучылардан кем дә булса юбилярның залда утырган хатынына чәчәк бәйләме бүләк итә. Чират буенча сәхнәгә шигырь укучы драма артистлары һәм юбиляр текстларына җыр җырлаучы эстрада җырчылары чыга. Чәкчәк күтәргән туган ягы вәкилләре сәхнә тота. «Татнефть» юбилярга үзе теләгән вакытта хәләл җефете белән ял итеп кайту өчен үз санаторийларының берсенә юллама бирә. Традиция буенча «Татнефть» вәкиле озаклап нотык тота. Азактан юбиляр вәкарь генә итеп халыкка мөрәҗәгать итеп «сез булмасагыз мин булмас идем» дигәнрәк сүзләрен әйтә яки шигырь укый.

Ркаил Зәйдулланың юбилей кичәсендә болар барысы да булды.

Ркаил Зәйдулла кичәсенә зал тулы иде. Хәтта балконнар да. Дөрес, беренче бүлектән соң кайтып китүчеләр дә байтак күренде. Әмма бу беренче бүлекнең кичке тугызлар тулып килгәндә бетүе белән бәйле иде булса кирәк. Кешенең артык төнгә каласы килми.

Рәсми котлаулар 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Шушы кадәр халык дәррәү җыелышып шушында килгән икән, димәк, аны бик тә яраталар, олылыйлар. Бу очрашу үткәннәргә бәя биреп киләчәккә максатлар кую чаты да. Язмыш Ркаил Рафаил улына иҗат итү бәхетен биргән. Бала чагыңда ук яшь Ркаил шигърият белән кызыксынып, еллар үткән саен туган телнең үзенчәлеген һәм байлыгын оста файдаланып, күпкырлы язучы булды.

Аның белән утырып сөйләшү үзе бер байлык, үзе бер бәхет. Ул депутат булып сайланып безнең парламентыбызның дәрәҗәсен күтәрде. Шундый кешеләр безгә бик тә кирәк. Аларга халык та ышана. Алар үз сүзен ике дәүләт телендә дә бик матур итеп, үзәккә үтеп ышандырып әйтә торган кешеләр. Аның һәр әсәренең үзәгендә — халкыбыз язмышы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар, рухи кыйммәтләребезнең асылы. Көчле публицистикасы, милли рухияте, кыю каләме белән аерылып торган Ркаил Зәйдулла шигърияте үз эченә иң нечкә мәхәббәт хисләрен дә, яшәешне дә, табигатьне дә, тәкъдирне дә, күңел кичерешләрен дә сыйдырган.

Ныклы гражданлык позициясе, милли мәдәниятебезне һәм сәнгатебезне үстерүдә иҗаты һәм эшчәнлеге белән аерылып торучы Ркаил Рафаил улы төпле фикерләрен, саллы сүзен чын мәгънәсендә кешенең аңына җиткереп фикердәшләр туплый алды. 2021 елда Ркаил Зәйдулла күпчелек тавыш белән Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Ул беренче эше итеп үз алдына иҗат берлегенең абруен күтәрү максатын куйды. Бүгенге көндә бу бик тә мөһим. Бу тормышта һәркемнең үз юлы бар. Ркаил Зәйдулла күңеле хөр шагыйрь һәм рухы азат язучы. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча президент комиссиясе әгъзасы һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча парламент комитеты әгъзасы сыйфатында ул татар халкының язмышына кагылышлы барлык мәсьәләләрне «үзе аша» үткәрә, татар халкының яшәргә хокукы өчен көрәшә».

Фәрит Мөхәммәтшин Ркаил Зәйдуллинга актив җәмәгать эшчәнлеге өчен рәхмәт белдереп, аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырды, шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлавын ирештерде.

Рәсми өлешен тәмамлагач, Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер фикер өстәп куйды:

«Татарлар мәйданнарда җыелышып, үз телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап калу мәсьәләсе күтәрелгән иде бит туксанынчы елларда. Мин ул вакытта курка-курка гына чыга идем. Беренчедән, татар телем чамалы — аның белән сүз көрәштерү бик тә авыр, сүз байлыгым аз, — дип ишарәләде ул Ркаилга карап. — Икенчедән ялкынлы оратор, публицист буларак халык алдына чыгып үз фикерен әйтә иде. Хәзер инде депутат булгач, безнең арада тәртәгә бәрмәс дип уйладым. Хәзер бергәләп республикабызның күп милләтле халкына хезмәт итәбез».

Васил Шәйхразиев: «Нинди бәхет ул үз милләт телендә, әниең телендә фикер йөртү, сөйләшү, аңлашу, уку, язу. Әгәр син язучы икән, сине Аллаһ Тәгалә: „Бар әле, милләтеңдә хезмәт ит!“ дип шул юнәлешкә җибәрүедер. Ә безнең юбиляр Ркаил әфәнде хезмәт итә белә. Без милләт турында сөйләшкәндә буыннан буынга күчү турында зур горурлык белән әйтәбез. Милләтне саклап без алга барабыз. Ркаил әфәнде безнең Милли шура әгъзасы да. Без бергә кулга кул тотышып эшлибез. Татарстан Президенты безнең алга өлкәләргә барып халык белән очрашу максатын да куйды. Президентыбызның хәер-фатихасы белән рәхәтләнеп йөрибез, эшлибез. Алга таба да шулай хезмәт итергә язсын! Бөтендөнья татар конгрессы инде өч ай Ркаил әфәнденең туган көнен безнең бинада үткәрер өчен чиратта басып тора».

Васил Шәйхразиев Ркаил Зәйдулла самавыр, аның тормыш иптәшенә чәчәкләр бүләк итте.

Рәсми кунаклардан залда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, депутатлар бар иде.

Икенче бүлектә Татарстан нефтьчеләре исеменнән юбилярны драматург Равил Сабыр котлады. Әйткәнемчә, Әлмәт якларыннан килгән «Татнефть» вәкилләре һәрчак озаклап сөйләргә яраталар. Равил Сабыр да искәрмә булмады, озак сөйләде. Әмма чыгышы кызыклы булды — рәхмәт!

Равил Сабыр: «Миңа беренче булып котлыйсың дигәннәр иде, Фәрит Хәйруллович чыккач, аптырап киттем. Мин икенче актта беренче булып сөйлим икән. Җитди итеп әйткәндә, „Татнефть“ компаниясе бүгенге зур вакыйгадан читтә кала алмый иде. Чөнки бу оешма татар халкының милли-иҗтимагый тормышында роль уйнаган, милли мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән шәхесләренә, Татарстанда яшәгән халыкларның тарихын өйрәнүгә, гореф-гадәтләрен саклауга багышланган бик күп мероприятиеләргә ярдәм итеп килә. Бик күп мероприятиеләрне…»

Шул урында Ркаил, каләмдәшен бүлеп, «чараларга» дип төзәтеп куйды. Равил алга таба ул дөресләгәнчә дәвам итте.

Равил Сабыр: «Бик күп чараларны без Язучылар Союзы… Берлеге белән бергә үткәрәбез. Язучылар Союзын Ркаил Зәйдулла җитәкли башлаганнан соң бу активлык тагын да артып китте. „Рухият“ нәшрияты ел саен китаплар чыгарып килә. Бик күп фестивальләр үткәрелә. Шушы киңкырлы эшчәнлектә адәм баласына ял да кирәк. Эшләп арыгач Ркаил Зәйдулла безнең дүрт йолдызлы санаториебезгә килеп ял итсен иде. Ике кешегә!»

Равил Сабырның «Татнефть» бүләге ул гына түгел икән әле, ул акча турында документ салынган конверт та тапшырды. Тапшыргач та әле озак төшеп китмәде Равил Сабыр. Озак итеп, кызыклы итеп сөйләде.

Акчага бәйлесе болайрак. Равил Сабыр Ркаил Зәйдулланың туенда бүләк акчаны кызык ясап Фолкнер китабы эченә салып биргән икән. Китап Ркаилныкы булган, укырга алып торган китабын кайтара, янәсе. Кыскасы, вакытлар узган, акча китап эчендә ятып калган. Ул вакыт аралыгында акча реформасы булган.

Алга таба Равил Сабыр Мөдәррис Әгъләм, Хәсән Туфаннарны искә төшереп язучылар мәзәкләре дә сөйләп алды. Кичәне «Татар-информ» онлайн күрсәтте — теләгән кеше карый һәм Равил Сабыр мәзәкләрен тыңлый ала.

Рөстәм Галиев: «Сезгә Түбән Кама халкыннан ялкынлы кайнар сәлам! Ркаилның Туган көнен без Түбән Камада башладык. Ркаил — кешегә охшаган кеше. Кайсыдыр ягы белән ул кеше дә кебек. Бервакыт мин аны сөзә торган үгезне хәтерләтә дидем. Ул милләтебез күгендәге сөзә торган үгез кебек. Һәрвакытта да сөзеп бара, һәрвакытта да төртеп бара. Аның һәрбер язган әйберен сагынып укыйсың. Һәр язган әйбере халкыбызның тамырлары аша үтә, җелек-сөякләр аша үтеп кергән кебек. Һәр язган әйберсе тарихи мизгелләр аша үткән. Үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез аның иҗатында бергә тоташкан кебек. Аңа уңышлар телик. Милләтебез күгендә көчле кешеләребез булсын. Ркаилларыбыз булсын! Шунда көчкә ия булырбыз кебек!»

Рөстәм Галиев Ркаил Зәйдуллага театрның Туфан Миңнуллин исемендәге медален такты.

Ркаил Зәйдулланың шәкертләре исеменнән сәхнәгә Лилия Гыйбадуллина белән Рүзәл Мөхәммәтшин чыгып шигырь укыды.

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Татар милләтендә, татар әти-әнисеннән татар телле булып тууым никадәр зур бәхет булса, тормыш юлымда Ркаил Зәйдулла кебек олпат остазны очратуым да минем өчен шундый ук зур бәхет булды. Исәнлек телим, күңелең һәм каләмең тутыкмасын!»

Ә якташлары — Чувашиянең Батыр районы исеменнән «Мишәр» ансамбле чыгып җырлады-биеде һәм чәкчәкләр тапшырды. Ркаил Зәйдулла белән горурлануларын җиткерделәр.

Котлаулар арасында драма артистлары чыгып шагыйрьнең шигырьләрен укыды, җырчылар — Зәйнәп Фәрхетдинова, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Мөхетдинов, Азат Тимершәех һәм башкалар җырлар алдылар. Камал, Буа, Түбән Кама театрылары Ркаил Зәйдулла әсәрләре буенча куелган спектакльләреннән өзек күрсәтте. Вакыт-вакыт рус, азәрбәйҗан, башкорт һәм башка каләмдәшләренең видеокотлаулары күрсәтелде. Азактан Ркаил Зәйдулла кичәне оештыручыларга, хәерхак булучыларга, килгән кунакларга, хөрмәтле тамашачыларга рәхмәт әйтте, «Укучы, тамашачы ул язучының автордашы» диде, шигырь укыды. Өч сәгатькә сузылган кичә шулай тәмамланды.

“Татар-информ” Рузилә Мөхәммәтова


Язучылар