Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Марат Әхмәтов һәм Айрат Зарипов урта яшьләрдәге гаиләле татар язучылары белән очрашты

Татарстан Язучылар берлегенең яңа төзекләндерелгән бинасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов урта яшьләрдәге гаиләле татар язучылары белән очрашты. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Гөлүсә Батталова, Айсылу Имамиева, Эльмира Җәлилова, Булат Ибраhимов, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Дания Нәгыйм, Лилия Гыйбадуллина, Ландыш Әбүдарова, Илгиз Зәйниев, Резеда Гобәева катнашты.

Әлеге кызыклы очрашуда гаилә шартларында балаларга милли тәрбия бирү, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли мохит булдыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Балалар һәм яшүсмерләрне җәлеп итәрлек әсәрләргә ихтыяҗ турында да сүз булды. Мәсәлән, “Мәктәп сәхнәсе” дигән җыентык нәшер итәргә килештеләр. Очрашу ахырында Марат Әхмәтов хәзерге татар әдәбиятын җигелеп тартучы әдипләргә иҗат уңышлары теләде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
7
Чт
Дания Нәгыйм
Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова