
14 февральдә Мамадыш шәһәрендә күренекле татар язучысы Шәйхи Маннур истәлегенә багышланган чаралар узды һәм аның исемен йөрткән премияләр тапшырылды. Әлеге премиягә быел “Бөртекләп җыелган гомер” китабы өчен шагыйрә Дания Нәгыйм; матур әдәбиятны пропагандалау һәм яшь буынны милли мәдәни җирлектә тәрбияләү юнәлешендәге күпьеллык эшчәнлеге өчен Мамадыш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Мамадыш балалар китапханәсе; әдәби иҗаты һәм “Балачак ТВ” проекты белән яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Мамадыш шәһәре 5нче “Бәләкәч” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлия Сөнгатуллина; әдәби иҗаты һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Казандагы күппрофильле 186нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, яшь галимә Алия Мөбарәкшина лаек булды. Котлыйбыз!
Яңа комментарий өстәргә