Мәдәният министрлыгында милли мирасның үзенчәлекле өлкәсенә кагылышлы киңәшмә булды. Утырышта татар халкының күренекле шәхесләренә куелган кабер ташларының торышы, сакланышы, татар зиратларындагы вәзгыять турында сөйләштеләр. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге киңәшмәдә җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, дин әһелләре катнашты. Анда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да чыгыш ясады.
Яңа комментарий өстәргә