Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Чаллыда Шәүкәт Галиев премиясе лауреатларын бүләкләделәр

Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге №2 гимназиясендә Татарстан Язучылар берлеге һәм “Көмеш кыңгырау” балалар газетасы  тарафыннан гамәлгә куелган Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев премияләре тапшырылды.

Быел әлеге бүләккә “Мәйдан” журналы баш мөхәррире, язучы, шагыйрь Лилия Фәттахова һәм ел дәвамында “Көмеш кыңгырау” газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән: шигырьләре, хикәяләре, журналистик язмалары газета битләрендә дөнья күргән дүрт укучы бала лаек булды.

1. Таңсылу Ганиева, Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 8нче сыйныф.

2. Рәйсә Абдуллина, Балтач районы Карадуган гимназиясенең 10нчы сыйныф укучысы.

3. Айгөл Фәттахова, Арча районы, Шушмабаш мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

4. Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе, 9нчы сыйныф укучысы.

Котлыйбыз!

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров