Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Идел» журналының Әдәби судында күңел төшенкелегендә язылган әсәрләр тикшерелде

Татар китабы йортында «Идел» журналы һәм Татарстан Язучылар берлеге «Меланхоликлар эше»нә карата «Әдәби суд» уздырды. Бер төркем яшь иҗатчыларның күңел төшенкелегендә язылган әсәрләре каралды.

  • Хөкемгә җәлеп ителгән авторлар арасында Гөлүсә Хөсәенова («Җанымны күбәләкләргә бирерсез» хикәясе), Гүзәлә («…Күкләргә ярәшкән болытлар…» шигыре), Миләүшә Гафурова («…Төнлә дөнья сыеп бетә тәрәзәгә…» шигыре), Рифат Сәлах («Еламагыз!..» шигыре), Рүзәл Мөхәммәтшин («Мин дә үләрмен әле…» хикәясе), Фәнил Гыйләҗев («Җеназа» шигыре) бар. Казый вазифасын Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкарды.

Гаепләүче — язучы, шагыйрә Рифә Рахман егетләрнең әсәрләрендә меланхолия күренешләре булмавын, кызларның шигырьләрен образ һәм сөйләм логикасы ноктасыннан камилләштерергә, эчтәлеккә фикер ачыклыгы бирергә кирәклеген әйтте. «Гөлүсә Хөсәенова әсәре сәнгати яктан камил, үз укучысын табар. Әмма бу төр язулар аның иҗатының төп урынын алып торырга тиеш түгел», – диде һәм иҗатчыларның хилафлыкларын атап чыкты.

Яклаучы — язучы, «Казан утлары» журналы җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова фикеренчә, хәзерге буын иҗатында үлем – өтү. «Гүзәлә белән Миләүшә Гафурованың шигырьләрендә үлем мотивы сюрреалистик планда кертелгән. Авторлар өчен үлем – депрессив халәт, япон экзистенциализмындагы кебек, җиңеллеккә ирешү, чистарыну буларак кабул ителә», – диде ул

«Рифат Сәлахның шигырендә үлем мотивы дини аспектта хәл ителә. Фәнил Гыйләҗев исә шигырендә бакый дөньяны котылу чарасы итеп күрмәсә дә, фани дөньядагы яшәешнең мәгънәсе үтүенә ишарә итә. Рүзәл Мөхәммәтшин үлемне һәртөрле идеологиядә, үлемнән куркуны җиңеләйтер өчен кешелек уйлап тапкан мәдәни механизмнардан азат итеп, махсус физик бетү белән сурәтләп бара. Гөлүсә Хөсәенованың хикәясе яшәүне раслау турында», – дип анализлады Ландыш Әбүдәрова.

Гаепләү ягыннан шаһит — язучы-драматург, ТАИС татар интеллектуаль милек агентлыгы җитәкчесе Хәбир Ибраһим Гүзәлә белән Миләүшә Гафурованың шигырьләрен аңламаган. «Алар бер-берсенә охшаган, бер автор язган кебек. Мин аны шигырь дип түгел, сүз тезмәсе итеп кабул иттем. Гөлүсә Хөсәеновага хикәясен нәсер итеп үзгәртеп карарга, Рифат Сәлахка «мин үлгәч тә, үксеп еламагыз» юлын җиде тапкыр кабатламаска киңәш бирәм», – ди ул. Шулай ук ул Фәнил Гыйләҗевның дә шигырен аңламавын әйтте.

«Без язарга өйрәтергә тиеш түгел. Язу – һәркемнең үз эше. Кимчелекләрне әйтергә кирәк. «Идел» журналы әлеге әсәрләрне эксперимент буларак тәкъдим иткән. Миләүшә Гафурова – кызык шагыйрә. Хис-тойгылар кайнап торган вакытта фикер шигырьдә артта калса да ярый, бу бит пьеса түгел. Ребус булсын, һәр укучы аны үзенчә чишсен. Кызык кына образлар бар», – диде яклау ягыннан шаһит — шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әдәби консультанты Марат Закир.

Хөкемгә җәлеп ителгән автор Гөлүсә Хөсәенова сюжет коруны авыр булуын, хисләрне тасвирлау җиңел булуын аңлатты. Фәнил Гыйләҗев шигырендә җеназа процессын тасвирлау күз уңында тотылмавын әйтте. «Андый максат куелса, ул я поэма, я хикәя булыр иде», – диде.

«Егетләрнең әсәрләрен укып чыккач, өметем артты. Безнең әдәбият «абсурд» баскычын әле үтмәгән. Без эксперименталь әсәрләр бирә алмадык, мондый тәҗрибәне үтмәдек. Минемчә, бу әсәрләрне «кичереш чоры» дип атарга кирәк. Башка кешегә охшатып түгел, үз юлыңны табарга кирәк. Авторларның барысын да талантлы дип уйлыйм. Тәнкыйтьтән үлә торган иҗатың була икән, иҗаттан китүең яхшы», – дип хөкем чыгарды Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла.

Әдәби судтан репортажны «Интертат» сайтыннан укырга мөмкин булачак.

  • Әдәби суд – «Идел» журналы башлап җибәргән иҗади проект. Аның асылы – яшь иҗатчыларның (яки иҗади биографиясе зур булмаган язучыларның, шагыйрьләрнең) әсәрләренә бәя бирүдән гыйбарәт. Әдәби судта гадәти суд формасында оештырыла – анда гаепләнүче, гаепләүче, яклаучы һәм казый бар. Гаепләүче гаепләнүченең әсәрләрен тәнкыйть итә, яклаучы – яклый, казый «хөкем карары» чыгара.

tatar-inform.tatar


Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт