Хөрмәтле каләмдәшләр! Сезне чын күңелдән Татарстан Язучылар берлеге исеменнән өлкәннәр көне белән котлыйм! Һәммәгезгә дә иң мөһиме – сәламәтлек, рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телим! Алдагы көннәрегез якыннарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, яшәү көче әле бик күп еллар сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булсын. Иҗат дәрте сүнмәсен, яңадан-яңа иҗади уңышлар сезгә!
Олуг ихтирам белән, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла
Яңа комментарий өстәргә