Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Әдәби кафе»да Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү була

29 июньдә «Казан утлары» журналы «Әдәби кафе»да Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итә. “Кыргый атауга сәяхәт” – “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә чыккан унөченче китап, дип хәбәр итте оештыручылар.

«Әдәби кафе» Казанның Декабристлар урамындагы 2 йортта урнашкан. Кичә 14:00 сәгатьтә башлана.

Күренекле язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиевнең “Кыргый атауга сәяхәт” китабына кергән повесть һәм хикәяләре сәяхәтнамәләр жанрында язылган. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы татар эзләренә тап була. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да әсәрләрне укыганда, укучының күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана, ә инде алардагы милли рух халык язмышы турында уйлануларга этәрә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Май
9
Сб
Әхәт Хәбибуллин
Май
11
Пн
Май
12
Вт
Хатыйп Миңнегулов
Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров