Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Булат Ибраһим – Муса Җәлил премиясе лауреаты! Котлыйбыз!

Бүген Булат Ибраһимовка яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткәне өчен Муса Җәлил премиясе тапшырылды. «Муса Җәлил тууына 115 ел уңаеннан аның исемендәге премиягә лаек булу икеләтә күңелле. Мин премиягә яшь иҗатчы буларак шигърияткә керткән өлешем өчен тәкъдим ителдем. Аерым шигырь өчен генә түгел. Гомумән, иҗатым өчен. Бу миңа бирелгән беренче дәүләт бүләге. Моңа кадәр „Аксенов-фест“ фестивалендә җиңү яулаганым бар иде», — диде Булат Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алдан әйтелгәнчә, бүген Казанда Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле ике елга бер тапкыр бирелә. Сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, эшмәкәрлек, яшьләр программалары үсешенә өлеш кертүчеләргә тапшырыла. Премия 30 яшькә кадәрле яшьләргә, яшьләр оешмаларына, аерым очракларда яшьләр белән эшләгән өлкәннәргә дә тапшырыла. Лауреатларга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 мең сумлык премия тапшырыла.

( «Татар-информ», Рифат Каюмов. Владимир Васильев фотосы)

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм